усаллык белән:
– Бар, бар! Стойкаң янында эчүеңне бел! – дип, абыйны җиңел генә этеп җибәрергә иткән иде дә – булмады. Җибәрерсең алай җиңел генә Мирза абыйны!
Ул бер дә кычкырмыйча, җикеренмичә, ләкин каты тавыш белән тагын әйтте:
– Сезгә җиткән, егетләр. Хәзер үк әйбәт кенә булып чыгып китегез. Ишеттегезме? – диде.
Шунда моңарчы тик кенә торган өченчесе, иң көчлесе булса кирәк, урыныннан купты.
– Әй син! Гәүдә! Башкалар әнә чибәр генә карап тора, ә син? Ямьсез йөзеңнән туйдың мәллә? Хәзер матурлап куябыз аны. Яле, малайлар, бәр йөзенә! – дип, йодрыгын төйнәп, абыйның ияк астына җибәрергә итүе бул- ды – кыйналган кәҗәдәй акырып, идәнгә әйләнеп тә төште. Абыйның ничек иткәнен мин күрми дә калдым.
Ул бүтән берни эшләмәде, сүз дә әйтмәде. Тыныч кына кире килеп, стаканын тотты:
– Әйдә, апай! Чибәр әбинең җаны җәннәттә булсын!..
Без эчеп куйганда инде теге егетләрнең эзе дә юк иде.
Биш-алты ир берьюлы абыйны мактарга кереште:
– Чиста! Чиста!..
– Хулиганнарга шул кирәк!..
– Тапканнар сугышыр җир!..
– Шәп сыладың!..
Берсе, стаканнарын күтәреп, безнең янга ук килде:
– Мә, тот әле, энем! Үзем сыйлыйм…
Абый:
– Булмый, иптәш. Служба!.. – дип, ишеккә юнәлде.
Без чыгып киттек. Болакны чыгып, трамвайга утырдык. Килгәндәге төсле, кайтканда да мин Кремльне карап үттем. Казан елгасын чыккач, Кәҗә бистәсе ягыннан бу якка таба бик биек итеп сап-сары ком өеп киләләр иде. Бу дамба булачак. Куйбышев ГЭСының су тибүе Кремль төбенә үк җитеп, әле без барган җирләр тоташ су астында калачак дип сөйлиләр – һич ышанасы килми иде.
Дамбадан соң бистә үзе башланып китте. Мин тәрәзә аша бу җилле, болытлы көнне өшеп-караеп утырган агач өйләргә карап барам. Бу – гел авыл. Өйләре дә камышлы сазлык, болынлыклар эченә кереп югалган шикелле. Тирә-юньдә сарыктыр, кәҗәдер утлап йөри иде.
Галәмәт зур таш өйләр салынып яткан бушлыкны үтеп, тимер юл астыннан чыккач, Соцгородта без трамвайдан төштек.
Кичкә тагын аш җиткерделәр. Кырымча пешерелгән үткен-зәһәр шулпадан күңелләрем ачылып китте.
– Аш ләззәтини кетирген – соганиен бибер, – диде Нилүфәр җиңги.
– Аш ләззәтен китергән – суган белән борыч ди, – дип, Мирза абый үзебезчә кайтарып әйтте.
Бер йөз грамм эчеп куйгач, төшлеккә менеп җиткән кояштай тулып, «куй, ояттыр» дип әйтүенә карамастан, Нилүфәр җиңгине кочаклап алды.
– Хәсрәтем син, бәхетем син, язмышым син, – дип сөйләнә-сөйләнә, шапылдатып аркасыннан сөйде. Һәм, минем алда беренче тапкыр, җил искәндәй сагышлы бер көйгә алар теле белән җырлап җибәрде:
Сокаклардан мән китәйим –
Йон сана олсун;
Агуларыны мән ичәйим –
Бал сана олсун[21]…
Ахырын бик озын итеп сузып бетерде дә, сул кулы белән һаман Нилүфәр җиңгине кочаклаган килеш, уңы белән рюмкаларга аракы бүлде. Нәфесем артык күреп, мин баш тарттым.
– Кардәшең ния ичмәй? Кайный,