Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

алганда, мадам «Дөрест» тарафыннан сөйләнгән сүзне, болгар әдәбияты, болгарлар бар вакытта нә болгар авызыннан, нә икенче милләт әдипләре авызыннан ишетелмешиде. Аның галилеге, җитдилеге моннан ике йөз ел элек тә шул дәрәҗәдә булса да, ул әдәбият, гаепле нәрсә кебек, пәрдә астында торган иде. Болгарларның фахеш юлына хезмәт итүчеләре, мәсләкләренә ачык хезмәт итсәләр дә, бөтен болгар милләте булмаса да, бик күбесе итәк астыннан шуны якласалар да, болгар әдәбияты үзенә арка таяначак йир тапмамыш, үзен мәйданга чыгарырлык батырлык та хасил итә алмамыш иде. Сез аны чыгарып, Шәрекъ хатыннары кебек пәрдә астында качкан шул гүзәл нәрсәнең һәммә кешегә ләззәтләндерерлек итеп йөзен ачтыңыз, матурлык оят түгеллеген, хаклык гаеп түгеллеген сөйләп, аларны каплаган үрмәкүч ояларын бетердеңез. Рәхмәт сезгә. Яшәңез! – диде дә утырды.

      Бу сүздин соң башка мөхәррирләр дә речьләр сөйләделәр. Болгарларның үрнәк мөхәррирләренең әсәрләреннән кыска-кыска мәкаләләр укыдылар. Зур мөхәррирләренең тәрҗемәи хәлләрен сөйләделәр, рәсемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан да һәммә йирдә сүз шул хакта булды. Җәгъфәр әфәндегә шул җәмгыятьнең «Болгар әдәбият музее» исемендә болгарларда матбагачылык башланганнан бу көнгә кадәр килгән болгар китаплары илә тулы музейга, эстәсә, керергә рөхсәт бирделәр […] Җәгъфәр әфәндегә күрсәтеп йөрергә бик күп кеше үзенең хезмәткә хәзер икәнлеген бәян кылсалар да, Җәгъфәр әфәнде ялгыз гына барачак булды. Һәм дә китте. Музейда, телефон берлә әйтелгәнгә, Җәгъфәр әфәндене каршы алып, музейның һәммә бүлмәләрен ачык куйдылар.

      Бу музей күптән түгел генә әдипләр җәмгыятенә бирелгәнгә, ясалып бетмәгән иде. Бик зур залның һәммә тарафында китап тулган иде. Бер почмакта бик биек иттереп өеп куйган китаплар янына барды. Өстенә зур кәгазь берлән нинди китап икәнлекләре, нинди фәннән икәнлеге язылган булса да, Җәгъфәр әфәнде, анысына карамаенча, бер китапны алып ачты. Күзенә «Нифас – хатыннарның рәхемнәреннән килә торган кан […]» дигән сүзне күргәч тә, нинди китап икәнлеген белде. Тиз генә икенчесен алды. Моны да ачты. Күзенә кыш көне пакьләнүне артка таба кылырга дигән сүз чагылгач, баягыдан да кәефе китеп, аз гына ыргытып бәрмәде. Өченчесен алып ачса да, «җимаг вә госел»[21] дигән сүзне күргәч тә, анысын да ташлады. Җәгъфәр әфәнде бу кадәр күп, тау кебек тора торган китапларга карап, тагы караса да, «зина ләүвата»[22] чыгар дип куркып карамаска башлады. Һәм күңеленә болгарларның күт мәсьәләләреннән үтә алмауларына бик гаҗәпкә калды. Һәм дә, чыннан да, әллә болар шундый күттән башканы белми торган түбән халык микән дип тә уйлады.

      Исәпләп кенә моннан киткәндә бер йиргә бәрелде дә, әллә нәрсәләр дөбердәде, карарга өлгерә алмады, Җәгъфәр әфәнде үзен китаплар астында хис итте. Селкенергә тотынды. Чыгарга тырышты, булмады. Тын алырга һава керерлек тишекләр генә калганга, Җәгъфәр әфәнденең шул тишек тугрысында ята торган бер китапка күзе төште. «Сарфе лисане гарәби» («Гарәп теле морфологиясе»)