Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

«һәр хокукы мөхәрриренә мәхсус» дип язылганнарының исәбе-хисабы юк иде. Карый башлады. Һәммәсе «Карабаш» тан күчергән дә үз исемен язып куйган иде.

      Җәгъфәр әфәнде: «Бу ник безнең халык эшләмәенчә шөһрәт тотарга бик ярата икән? – диде. Һәм дә тәҗвидләргә карап: – Әгәр Коръән сүзенә биргән әһәмиятнең йөздән берен генә мәгънәсенә бирелсә иде, бу көн болай булмас идек, сүз харап итте безне, сүз», – диде дә тагы эчкә китте. Күзенә әллә нинди зур табак кәгазьгә эшләгән Истанбул сурәтләре, Мәккә, Мәдинә сурәтләре, кыямәт агачлары, сидрәтел-мөнтәһа[24], башмак шәрифләр, таяклар, яшь ага торган күз сурәте бик биек иттереп өелгән иде. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде: «Менә болгарларның матур сәнгате», – диде дә карап та тормады, тагы эчкә китте. Күз алдына килгән өем кәгазьне карый башлады. «Җен бөтие», «пәри догасы», «сөйдергеч», «байлык догасы», «тылсым», «сарымсак догасы», «догаи кадәри» вә башка әллә нинди догалар тулган иде. Боларның һәммәсенең башына хәзрәте Рәсүлдән риваятьләр язылган иде. Һәм шулай дөрест чыгуына әллә нинди вәгъдәләр кылынган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны күргәч тә, менә ул безне алдап эштән калдыручылар, безне ялкаулыкка өйрәтүчеләр, диде дә кулына эләккәннәрен бик каты күтәреп бәрде.

      Моның артыннан күзенә аз гына китап күренде, боларны барып караса, гарәп синтаксисы булып чыктылар. Боларны күргәч, Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз көлде. Күңеленнән генә булса да гарәпнең нәхүен шуннан артык белгән кеше булмаган икән, булса, һичшиксез, язмый калмаслар иде, диде. Бер төштә «мантыйк» дип язып куйган китаплар янына барды, ачты, карады, һич мантыйк диерлек бер китап күрә алмады. Һәммәсендә әллә нинди сүз көрәштерүләр тулган иде. Актара-актара, ватылган гарәп теле берлән язылган бер-ике мең ел элек мәгълүм булган мантыйк кагыйдәләрен кайсысында тапты. Һәммәсе искергән, черегән, эштән чыккан иде. Болар арасында болгарча язылганы булса да, һәммәсе дә бер хәерче капчыгы иде. Боларга карап, Җәгъфәр әфәнде: «Безнең голямамызның күңелләрен зәһәрләүгә болар кадәр хезмәт иткән нәрсә булмаган, халыкны чи надан итеп тотарга, башка нәрсәне уйларга башының сәләтен калдырмауга, болар төсле хезмәт иткән нәрсә булмаган», – диде дә тагы башка китаплар янына китте. Юлда бик күп китаплар булса да, Җәгъфәр әфәнденең күзе болгар гәзитәләре дигән кәгазьгә төште дә, ашыга-ашыга шунда таба китте.

      Төрле гасырда төрле исемнәрдә чыгарылган болгарларның вакытлы әдәбияты монда җыелган иде. Иң әүвәл Җәгъфәр әфәнденең күзе «Тәрҗеман» га төште. Җәгъфәр әфәнде ихтыярсыз зур күчә «Тәрҗеман» гәзитәләрен кочаклады да, күзендин теләр-теләмәс яшь ага башлады. Бу, саташкан кеше кебек, боларның аерым нумирларын алып үпте. Йөзенә сөртте. Күзләреннән аккан яшьләр берлән «Тәрҗеман» ның каләме очыннан чыккан яшьләр бергә кушылды. Иң беренче гәзитә мөхәррире, иң беренче милләтпәрвәр, иң беренче милли хисләрне уяткан, иң беренче мәңгелек йокыдан уянып, иптәшләрен уяткан, бөтен болгар галәменә мәгариф гыйлем яктылыгын сачкан Исмәгыйль бәк берлән сөйләшкән