Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

калган сату итү, алыш-биреш итүне бетерә алмаганнар иде. Шуның өчен болгар сатучылары, Азиянең һәммә тарафларына китеп-китеп, зур сатулар итәләр иде.

      Ләкин бунларның сатуларының файдалы булуы ни өчен, ник икәнлеген белеп эш йөртүдән түгел иде. Бәлки Азия халкы берлән катышып сату итәргә кеше булмаудан һәм ватандашларымыз русларның тәхте коллыгында изелеп ятулары сәбәбендин, андый эшләрне эшләү бик аз гынасының көчендин килүеннән иде.

      Һөнәр дә заманына күрә ярарлык дәрәҗәдә иде. Хәтта болгарлар тарафыннан никадәр заводлар, фабрикалар да ачылмыш иде. Һәм бу фабрикалар, заводлар рус фабрикаларыннан ким эшләмиләр иде. Иген игү, ашлык сачу, мал асрау заманына күрә ярый иде. Ягъни бу эшләрне эшләүдә алга киткән булмасалар да, русларга караганда артка да калмаганнар иде.

      Замана үтә бара, халык арасында үзгәрешләр күренә башлады. Русларның яңа тәртип берлән ачылган мәктәпләре балаларны икенче төрле фикер берлән тәрбия кыла башладылар. Һәм озак үтмәде, русларда һәр сыйныфның үзенә күрә мәктәпләр төзелде. Рус милләтенә икенче рух бирелде, «рус» дигән атама дәрәҗә санала башлады. Озакламады, һәр эштә яңа фикерле, яңа мәгълүматлы руслар мәйданга чыкты. Болар кирәк сәүдәдә, кирәк башка кәсепләрдә үзләренә кирәкле гыйлемне белдекләре өчен, болгарларның кәсепләренә бик зур зарар иттеләр. Чөнки болар үзләренең эшләренең ник, ни өчен икәнен белеп эшлиләр иде. Әмма безнең мәдрәсәләремез һаман шул иде. Фикеремез һаман шул иде. Дөньяга карашыбыз һаман шул иде!!!

      Русларның бу эшләрен күреп, алар артындин бара башламадык. Бәлки бабаларымыз гадәтен югалтмыйк дип, кирәкмәс гадәтләремезгә чормалып яттык. Голямаларымыз кайберләремезнең, руслардан гыйбрәт алып, үзләренә кирәкле фән өйрәнүләрен күреп яки хөкүмәт мәктәпләрендә укуларын белеп, «замана бозылды, бу эшләр һәммәсе ахыр заман галәмәте» дип кычкыра башладылар. Һәм бу сүзләрнең һәммәсен дә дин исеменнән әйтдекләреннән, халкымызның бик күбесе бу эшләргә, ягъни хөкүмәт мәктәпләрендә укуларына, дингә каршы эш дип каралуына сәбәп булдылар.

      Озак үтмәде, болгарлар өчен русча укырга мәктәпләр ачылды. Халыкта тагы яңа фикерләр йөри башлады. Шәһәр халкы, авыл халкы голямасы, наданы моңарга каршы килделәр. Һәммә мәҗлестә тавыш, һәммә мәҗлестә шуның хакында ызгыш иде. Халык арасында тагы дин мәсьәләсе чыкты. Голяма арасында дин карашыннан русча уку хәрәммы, әллә читкә кагылган эшме, әллә гөнаһ та, савап та түгелме мәсьәләсе өченче курчак туе булды. Бу мәктәпләрдә ни укылганын белмәенчә, кайберсенең авызыннан хәрәм, кайберсенең авызыннан «көфер» дигән сүзләр чаткы кеби оча иде (голямалар арасында тыелмаган да, кушылмаган да эш, хәтта фарыз дигәннәре дә бар иде). Шул мәсьәләдә халык арасында ялган хәбәрләр тарала башлады. Кечкенә бер сүз, аралар еракланган саен үсә-үсә, коточкыч була иде. Мәктәпләрдә дин укыталар, һәммә кешегә русча уку тиеш булачак, имеш, мәдрәсәләр ябылачак, мәсҗедләр ябылачак, балаларны, көчләп алып, русча укытачаклар!!! Фәлән шәһәрдә бер кешенең