гәрчә Казанда матбагалар булып, һәр телдә китап бастырырга, әдәбият нәшер итәргә рөхсәт булса да, дин китапларына башка, «Сәйфелмөлек», «Йосыф китабы» вә башка [нә] кешегә, нә дөньясына, нә ахирәтенә файда бирми торган китаплар басылса да, кирәкле фән китаплары, әдәби хикәяләр, милли театр уеннары һич күзгә-башка күренми иде. Халык та, «Әлхәмдүлиллаһ, тынычлык!» дип, яткан ягы берлән ята иде.
Менә тагы яңа хәбәрләр! Яңа укыту чыккан, ди! Ысуле изитме, ди?.. Ысуле язидме, ди? Иске китапларны укытмыйлар, ди… Үзләре китап чыгаралар, ди!!! И Раббым! Тагы нинди эшләр! Ит үзендин кортлый диләр, бик дөрест; үз арамыздин чыккан бит! Ул нинди эш ул! Болай укыту ярамый, дип әйтәләр, ди. Әбҗәдне бөтенләй калдырганнар, ди!.. Иҗек тә укытмыйлар, ди!.. Аккош баласы төсле «тый сөнтә, тый сөнтә» дип сайрап торучы балалар булмаса, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә ни ямь булыр? Белмим инде, белмим? Ахырзаман бигрәк якындыр, ахрысы, берсе бетә, икенчесе килеп чыга. Моны кем уйлаган иде?.. Йа шәйхем, ярдәм! Йа шәйхем, ярдәм!.. Голямалар ни карыйлар? Ник халыкка сөйләмиләр? Бу нинди эш бу! Әле бер китапта «ля» ны калдырганнар, ди! Руска тарту шул инде! Руска!
Голямалар арасында тагы тавыш. Тагы ызгыш! Болай укыту ярыймы, юкмы? Әлбәттә, ярамый!.. Болай укытылса, бөтен кеше язу таныр, бөтен кеше укый белер, төрки телендә кирәкле китаплар булса, укыган кеше һәммәсе, мулладан сорамаенча, үз хаҗәтен белер. Аннан ары муллаларга ни кала?! Ни сөйләсә, аны дөрест сөйләргә кирәк. Әле хәзер муллалар: «Ай ахмак, китапта шулай әйткән!» – дисәләр, бөтен мәҗлес авызын ачалмый иде. Инде бетте. Голямага кадер бетте!.. Һәммә кеше укыгач, һәммә кеше белгәч, ул нигә ярый?! «Ахырзаман галәмәте! Ахырзаман!» – тавышы һәр йирдә ишетелә иде. Бу вакыйга әүвәлгеләргә караганда да зур булды. Чөнки бу үз арамыздан чыкканга күрә, бик күп кеше болай укытуны яратмасалар да, яратучылар да бик күп иде.
Озак үтмәде, шәһәрләрдә ысуле җәдит мәктәпләре ачыла башлады. Голяма арасында сүз күбәйде. Кара халыкта «Арышның поты ничә тиен? Тире бәһасе кыйммәтме?» урынына: «Ысуле җәдит нишли әле? Фәлән хәзрәт аларны бик сүккән дип әйтәләр, дөрестме?» сүзләре ишетелә башлады. Халык арасында дүртенче курчак туе әүвәлгеләрдән дә ким булмады.
Курчак уйнаучы сакаллы балалар (байлар) тагы бу эшкә катыштылар. Һәр кеше үзенә бертөрле сүз сөйли иде. Тагы, бәхетсезлеккә каршы, гәзитә дә шуны яза башлады.
Халык арасында тагы:
– Гәҗитче ни яза? Бик мактыймы инде ысуле җәдитне? – сүзләре ишетелә башлады.
Голяма арасында тагы ызгыш!.. Тагы кычкырыш!.. Кяфер! Кяфер!!! Ысуле җәдит хәрәм! Гәҗитчегә ышанырга ярамый, ул ни белә? Фәлән ишан әле бер ысуле җәдит кешесен парахутта күргән, ди, йир түгәрәк дип әйтәдер, ди, аңарга инде кем ышансын?..
Берсен берсе кире кагып, китаплар чыга башлады. Һәммәсе дингә яраштырган булып, нә динене белмәенчә, нә ысуле җәдит нидән гыйбарәт икәнлеген белмәенчә, рисаләләр яза башладылар. Табигатьтә бер кагыйдә бар: бер яңа эш чыкса, ул, һичшиксез, үсә. Шул кагыйдәнең дөрестлегеннәнме, ысуле җәдит көннән-көн алга бара иде. Бу эшләргә караганда бервакытны бөтен халык арасында шулай тәртип берлән укыту