Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

нинди түбәнлекне җигәргә дә ярый торган бер бәддога төшкән, сачләре озын, гакыллары кыска бер хайваннар гына түгеллекләре һәммә йирдә сөйләнә башлады.

      Алай булса да, аларның шул хәлләреннән файдаланып, үзләрен урта гасырлар падишаһлары төсле һәрвакыт кадерләнеп кенә торасы килгән кешеләр бу эшкә бер дә разый булмадылар. Аеруча голямалар: «Әйе, шәргы шәриф хатын-кызны укыту – бозыклык диеп әйтә инде, мәсәлән», – дигән сүзләре берлән бик каты каршы килсәләр дә, аларның халык арасында рәтләп игътибарлары юккамы, әллә замана шуны үзе теләгәнгәме, хатын-кызда уку көннән-көн арта иде. Һәр милләтнең яртысы хатыннар, һәр милләтнең рухын саклаучылар – хатыннар, һәр милләтнең теленең аерым әйтелешләрен, сөйләшен саклаучылар – хатыннар, киләчәктәге ата булачак ирләрне, ана булачак кызларны тәрбия кылучылар хатыннар идеке һәркемгә мәгълүм бер мәсьәлә булгач, минемчә, аларны тәрбия кылырга кирәкме йә юкмы мәсьәләсе һәркемгә җавап бирерлек бер нәрсәдер. Һәм шулкадәр тамаклар авырттырып кычкырышырлык, укыса, егетләргә хат язар, фәлән итәр, икенчеләре укымаса, егетләргә хатын барыбер язар да, үзе язу белмәгәч, кешедән яздырыр да, гыйффәте дә югалыр, сере дә чыгар, кебек низагларга һич урын калмыйдыр. Яхшы ананың баласы яхшы, кыйты ананың баласы әшәке булуында һичкемнең шөбһәсе юктыр. Һәммәмезнең белгән кешеләремездән генә гыйбрәт алырга кирәк, әдәпле Миһринең кызы һәрвакыт әдәпле булдыгы кеби, оятсыз Мәрфуганың Әсмасы да һәрвакыт ирдәүкә кыз булдыгы һәммәмезнең мәгълүмедер. Әгәр тәрбияле ана булса, баланың киләчәктә кем булачагын уйлый ала торган хатын булса, ул, билгеле, баласына ашату-эчертү, иренә ачуланса – сандык өстенә күтәреп бәрү берлән генә канәгать кылмаенча, аның холкының яхшы булуы, сәламәтлегенең саклануы, мәгълүматының артуы, күзенең ачылуы өчен дә тырышачактыр.

      Билгеле, бу аналар милләт вә дин карашыннан һәм кешелек җәмгыяте карашыннан бик мөкатдәс затлар булачаклардыр. Һәм дә милләт, дин, кешелек җәмгыятенә зур хезмәт итәчәкләрдер. Әмма укымаган, тәрбия алмаган, ирләрне дә шул, яз көнендә сыерлар үгезләрне ни өчен телиләр, шуның өчен генә кирәк дип белгән хатыннардан һәм балаларына да «бук чүлмәге» дип караган кызлардан балалары өчен, ирләре өчен, кешелек җәмгыяте өчен ни файда көтәргә кирәк? Сезнеңчә, ни файда булыр? Шөбһә юк, болар гөнаһсыз балаларны бозудан бүтәнгә ярамыйлар. Шул балалар безнең милләтнең әгъзалары булганга, алар милләткә зарар итәләр һәм динемезнең дә затлары булганга, кирле-мырлы аңлап, дингә зарар итәләр. Болар кешелек җәмгыятенең бөртекләре булганга, аңарга да зарар итәләр. Шул эшләргә сәбәп булган аналар, аларның шулай калуларына сәбәп булган голямаларны сез милләткә файда итүчеләр дип әйтер идеңезме? Әллә юкмы?.. Сезне мин белмим, әмма мин үзем, зарар итүчеләр, зарар итүчеләр, дим. Кыямәт көнне шуның өчен бик зур газапка дучар булачакларында, һәр көнне мең мәртәбә әйткән тәһлилләре (Алладан башка Алла юк дип кабатлаулары да), иртә-кич укыган догалары да боларны бу җаваплылыктан