Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

өчен безнең көткән баламыз яисә тумаячак, туса, зинадан туачак иде дә – безнең йөземезне генә кызартачак иде. Егерменче гасырның башларында, унтугызынчы гасырда Казанда музыка яшерен рәвештә тәрәккый итсә дә, гомум файдалана торган йирләр юк иде.

      Болгарча музыка ахшамнары, концертлар һич ишетелми иде. Шуның өчен андый музыка ишетергә теләгән кеше, музыка берлән үзенең кайгыларын таратырга тырышкан кеше, үзене кайгылар, мәшәкатьләрдән аерып алып, үзен генә карарга теләгән кешеләр, музыка тыңлый торган урын юкка, кайсылары фахеш йиренә баралар иде, кайсылары икенче халык музыкасын тыңлыйлар иде, кайсылары, кайгыларын йотып, өйдә утырып калалар иде.

      Егерменче гасыр башында ук музыка вә әдәбият ахшамнары ачылуы хакында фикерләшү башланды. Һәм бер музыкант тарафыннан иң әүвәл Казанда, аннан башка шәһәрләрдә музыка ахшамнары ясау башланды. Ләкин халык моңарга әүвәлге карашын үзгәртмәгәнгә, голяма бик тирес (кире, каршы) торганга, бу эш үсеш ала алмады. Башлаган кешенең акчасы юкка, дәвам итәргә акча кирәк булганга, күп үтмәенчә бетеп һәм гомерләр үтә-үтә, тарих берлән күмелеп, «элгәре бездә дә музыка ахшамнары булган икән» дип сөйләргә генә калган иде. Шул вакыйгадан соң музыкага артык әһәмият бирүче дә чыкмаган иде һәм музыка үзе дә мәйданга чыгып эшкә тотынмаган иде. Шуның өчен музыка тагы фахеш эченә чумган. Тагы үзенең табигый гүзәллеген югалткан иде. Гәзитәләрдә ахырга таба музыка хакында язылган мәкаләләр күренә башласа да, алар да музыка кешеләре тарафыннан язылмаенча, музыка хакында мәгълүматлары бар кешеләр генә язган булганга, йөрәктән чыкмаганга, халыкка ул дәрәҗә тәэсир кылмый иде.

      Халык арасында музыкадан гармунны, скрипкә-фәләнне шыгырдату бетмәсә дә, аларны табигый чисталыгына кайтаручылар күренми иде. Шуның өчен музыкамыз көннән-көн артка кала, көннән-көн миллилеген югалта, көннән-көн халык арасында әһәмияте бетә иде.

      Рәссамлык безнең халыкта булганы да юк иде, беткәне дә юк иде. Динемездә рәсем ясау тыелган булгангамы, әллә үземездә рәсемнәрдән мәгънә алырлык хис булмагангамы, рәссамнар юк иде. Рәсемнәремездә вак-төяк мәсҗед сурәтләре, изге урын сурәтләре – Мәккә, Мәдинә күренешләре генә булганга, алар да фотограф берлән алынудан башка, төрекләр яисә гарәпләр тарафыннан эшләнгәннәр иде.

      Китап кибетләремездә «Башмак шәриф», «Гасаи мөбарәк», «Комган» һәм дә «Йаһу йаминһу» дип аһлар берлән яна торган, күзләреннән дәрья кебек яшьләр ага торган, сулаган саен авызыннан ут чыга торган «Мөэмин күңеле» исемендә вә шуның кебекләр мәйданга чыкса да, болар рәсемнәр бирә торган файданы, хис арттыруны бирү урынына, үзләрен тупаслата, дөнья хакында, тормыш хакында ялган уйлар берлән гавамның башын гына тутыра иде.

      Егерменче гасыр башларында рус рәссамнары болгар мәгыйшәтеннән рәсемнәр ясый башладылар һәм Русиядә вә хәтта Ауропада рәсемнәренең мәгънәлелеге, үзенә бертөслелеге, оргиналлыгы берлән бик хөрмәтле булдылар. Аеруча «Өрпәк сарган болгар карчыгының кунак