Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

төшмәскә димләгән кешеләрнең сүзе дөрест икәнен белсәләр дә, кире кайтырга юл таба алмагач һәм дә яр башындин карап тора торган кешеләр арасында боларны кызганып күз яшьләре берлә еглаучы теге кешеләрне һәм дә боларның мәтәкли-мәтәкли китүләреннән көлеп тора торган чалмалы әфәнделәрне күргәч, түбән таба киткән саен ләгънәт укысалар да, үлгәч тәүбә кабул булмый дигәнчә, бер егылгач тору фикере дә уй көенчә генә калганга күрә, менә алмаенча, түбән китүгә дәвам иткәннәр иде. Бу егылучыларның күбесе мәтәлли-мәтәлли башлары әйләнеп беткәнгә, үзләренең кая икәнлекләрен күрергә күзләре томаланганга, кая барачакларын, анда ни булачагын уйларга зиһеннәре чуалганга, гүя туйга барган төсле көлә-көлә баралар иде. Кайсыберләре барган саен юллары караңгыланачакларын, ниһаять, бөтенләй күзгә төртсәң күренмәслек бер караңгыга барып чыгачакларын белсәләр дә, алар да кире кайта алмыйлар, үзләре генә кайта алсалар да, башкаларны кайтара алмыйлар иде. Шулай киткәннәр иде. Баралар иде. Очына чыкканча барачаклар иде. Егерменче гасырның ахыры җитә башлады. Бу гасыр берлән безнең дә бик күп нәрсәмез бетте. Гәзитәләремез бетте, мөхәррирләремез бетте, бетмәсә дә, егерменче гасырның башларындагы кеби талант белән, дәрт берлән язганнары калмадылар.

      Гәзитәләремез бетте. Иң әүвәл, илле сәнә дәвам иткәннән соң, «Тәрҗеман» гәзитәсе беткән иде. Мөхәррирнең вафатыннан соң вак-төяк кешенең кулына төшкәнгә, аларда гәзитә нәшер кылырлык, бердән, гайрәт юклыгыннан, икенчедән, ярдәм юклыгыннан идарә ябылган иде. Гәзитә туктаган иде. Бу эш милләт әһелләренә бик авыр тоелган иде. Чөнки шулкадәр зур хезмәт иткән бер мөхәррирнең, йоклаган бер милләтне уяткан бер затның үзе берлән бергә гәзитәсенең үлүе, мәсләге югалуы без болгарлар тарихында мөстәкыйльлекне югалтудан ким түгел иде. Һәм, чыннан да, моның бетүе бик зур тәэсир кылган иде. Халык тагын йоклый башлаганнар иде. Вә уянуларыннан файда һич булмады. Гәзитәнең иткән хезмәте, мөхәррирнең бөтен галәмне мактап бетерә алмаслык гайрәте бетте дә китте. Казан гәзитәләре матәм тоттылар. Һәммә йирләрдә яшьләремездә матәм булды. Ләкин көн үтте, ай үтте, ел үтте, тагын тормыш үз хәленчә бара башлады. «Тәрҗеман» хакында вә аның мөхәррире Исмәгыйль бәк хакында китаплар, рәсемнәр, тәрҗемәи хәлләр болгарлар арасында кулдан кулга гына йөрсә дә, бара-тора ул да сүнә башлады. Шуннан күп үтмәде, ун-унбиш елдан, Казандагы «Кабан» гәзите, аның артыннан Әстерхандагы «Хәзәр» гәзите мөхәррирләре бетүе берлән һәм дә алучылары азлыгы берлән ябылганнар иде. Бу мәсьәлә тагын бик тавышлы булды. Яшьләр акча җыярга тотындылар. Җыйдылар. Яңгыздан «Кабан» ны нәшер итә башладылар, тагын озак үтмәде – ардылар. Акчалары бетте. Гәзитә ябылды; берәм-берәм журнал, рисаләи дукуталар бетә башлады; иң соңга «Игенче» гәзитәсе калган иде. Ул да дәвам итә алмады. Егерменче гасырның ахырында бер гәзитә дә калмады дияргә ярый иде. «Болгар» исемендә руслар тарафыннан нәшер ителә торган тарихи журнал берлән «Сату» исемендәге гәзитәгә башка берсе дә калмаган