Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

иде. Бу цифрлар арасының күплеге Җәгъфәрне болгар халкының тәмам бетүенә ышандырган иде. Шуның өчен 15 миллион вакытта үзен үзе саклый алмаган, үз кирәген эшли алмаган, фараз берлән гомерен үткәргән бер халык 3800 аксак, чулак, сукыр, күзсез, гарип берлән алга китүнең имкяны юк иде. Моннан соң Җәгъфәр дә рәтләнеп язмый да башлады. Чөнки язуның файдасы юклыгын белгәнгә, тәмам гайрәте кайткан иде. Алай булса да, ичмасам, юкка чыксалар да, тарихтан исемнәре югалмасын дип, болгарларның фәнгә, әдәбиятка, музыкага иткән хезмәтләрен җыя башлады. Һәм болгарларның ачык тарихына бик күп әсәрләрен җыеп, тормышлары тугрысында, гадәтләре хакында бик күп нәрсәләр язды. Җәгъфәрнең әсәрләре һәр кеше өчен бик кыйммәт булганга, руслар өчен дә үзләренең ничә гасырлар бергә торган ватандашларының, хәтта кайбер җәһәтләреннән үзләренең мөгаллимнәренең ничек көн итүләрен белү, тарихлары, музыкалары берлән дус булу, әлбәттә, кирәк булачак иде. Шуның өчен Җәгъфәрнең һәр әсәре русчага тәрҗемә кылынып, меңнәрчә нөсхәләр тарала, рус галәменең һәр сыйныфы тарафыннан укыла, сөйләнелә, хәтта болгарларны кызганалар иде. Болгар әдипләренең әсәрләре, тәрҗемәи хәлләре, болгар белик (кәлим), хәким (фәйләсуф)ларының фикерләре русчага тәрҗемә кылына иде. Болгар музыкасы русларның иң зур шәһәрләреннән иң вак шәһәрчекләренә кадәр таралган иде. Русларның иң бөек сыйныфы да, иң түбән сыйныфы да болгар музыкасы берлән тәэсирләнәләр иде. Болгар әдәбиятында әллә нинди русларның үзләрендә күрелмәгән бер җитдилек, йөрәктән чыкканлык, нинди таш йөрәкләргә дә тәэсир кылырлык бер арт[ык]лык табалар иде. Болгар музыкасында кайгылыктан башка бер рухани халәт, инсанның бөтен фикерен, уен [җәлеп] итә торган бер үзлек табалар иде. Шул кадәрле гали музыканың моңанча үзләренең аталары, бабалары тарафыннан илтифатка алынмадыгы сөйләнелә иде. Моңанча үзләренең ата-бабалары[ның] шундый ләззәттән мәхрүмлекләре өчен аларны кызганалар иде. Аларның бәгъзе кимчелекләрен дә хәтта шул музыка берлән тәэсирләнә алмаганнан дип уйлыйлар иде. Театр, музыкальный вечер игъланнарының башына «болгар музыкасы» дигән сүзне бөтен халыкны җәлеп кыла торган бер сихер кебек карыйлар иде. Музыка магазиннары, музыка журналлары, музыка мәктәпләре шул мәсьәлә берлән мәшгуль иде. Рус театрларында болгар драмалары иң беренче урында иде. Болгар әдәбияты, болгар әдипләре һәр рус тарафыннан мөкатдәс затлар санала иде. Хәтта никадәр кешеләр үзләренең нәселләре болгарлык булуын дәгъва берлән, болгарилыклары берлән горурланалар иде. Хаслы русларның түбән сыйныфында бер болгар бизгәге бар иде. Бу сүзләр, белмим, хакыйкать иде, белмим, «үлгән сыгыр сөтле була» ның хакыйкатьлеген исбат өчен тагын бер дәлил генә иде. Ни булса да, әдәбият һәм халык шуның берлә мәшгуль, һәммә кешегә болгар дигән сүз әллә нинди бер хисен уяндыра иде. Бер болгарга, кая күрсәләр дә, аның берлән танышалар иде. Аның берлән дустланышалар, аңардан үзләренең мәгыйшәтләрен сөйләндерәләр иде. Язу таныган һәр рус болгар язучыларының исемнәрен бер мөкатдәс итеп йөриләр, аларның тәрҗемәи