хәреф берлән «Больница» дип язып куйган язу күрде һәм шуның элгәреге мәсҗед икәнлеген белде. Мәдрәсәсенең башында «Акушерский курсъ» дип язылып куелган иде. Моннан да котылды, әлхәмдүлиллаһ. Тагы бер бәла бармыни? Субай мәсҗеденә «Читальня» дип язып куйганнар! Тагы арырак ничә йөз шәкертләргә урын булган Галиев мәдрәсәсенең дә тарихын, үзләрен үзләре мактап язган шигырьләре янындагы ташка «Убежище для неизлечимых больныхъ» дип язып куйган вывесканы күрде, монысы тагы бик авыр булды. Алай булса да, бу мәдрәсәнең тарихы исенә төшкәч, кылт итеп: «Монысы, ичмасам, әүвәлге вазгыятен югалтмаган икән», – диде.
Извозчик та, борыла-борыла арып беткәч: «Инде кая?» – дип сорады. Җәгъфәр уянган кебек булды да кая булса да бер нумирга төшерүен үтенде. Болар шул урам берлән барганда, бик биек бер башняның башында флак күрде һәм шуның яныннан бик күп халыкның сачәк күтәреп чыгуын күрде. Исәпләп караса, бу йир Госманов мәсҗеде тирәсе икәнен белде. Һәм чынлап карагач, бу башня да аның манарасы, ул сачәк күтәргән кешеләр дә элгәре мәсҗед булып, хәзер гөлләр, сачәкләр кибете булган Госманов мәсҗеденнән чыгуын күрде. Монысына кайгырырга да өлгерә алмаган иде, извозчик атны туктатты, Җәгъфәр дә уянып, үзен әллә кайчаннан бирле вата торган уйлардан тынычлыйм дип, нумирга керә башлады. Күзе капка башына төште. «Госманов мәсҗеде мәдрәсәсенең вакыфы» дигән сүз моның элгәреге мәдрәсә икәнлеген белдереп, тагы моны изә башлады. Җәгъфәр әфәнде, ни булса булыр дип, нумирга керде. Һәм дә бик арыдыгыннан, тиз генә йокларга ятты.
Төшләрендә тагы Әстерхан халкы, «Хәзәр» идарәханәсе, Печән базары мәсҗеде, Казан халкы берлән саташып бетте. Берсендә һәммә халык яланбаш, яланаяк көзге кояшта йылынган төсле күренәләр иде. Икенчесендә сачәкләр, болгар музыкалары, болгар гәзитәләре берлән бер болгар бәйрәме ясыйлар, имеш, кебек күренә иде. Болгарларның мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре һәммәсе «Болгар мәйданы» дигән йиргә җыелганнар, имеш. Һәммәсе халыкка: «Безнең милләтемезнең бетү ихтималы бар иде, менә шул фидаиләр аркасында, шулкадәр хезмәт аркасында менә бүгенге көнгә килеп йиттек. Хәзер нигеземез таза, иске черек нигезне алыштырдык, халкымыздагы чергән фикерләрне, урта гасырлар уйларын бетердек; моннан ике йөз ел элек милләтемезнең иң куркынычлы вакытында, милләтемезнең голямасы исемендәге милләтемезне ашап тора торган бөек затларны, тирес иттереп, җир яхшыларга түктек. Йиремез яхшырды. Йиремездән менә сезнең кебек затлар мәйданга чыкты, мәдрәсәләремез, мәктәпләремез яңарды. Элгәреге «дәвер», «тәсәлсел» урынына – математика гыйлеме, схоластика урынына фәлсәфә дәресләре куелды. Шәкертләргә тәсбих урынына фәлсәфә китаплары таратылды, укытылды, укылды, бу дәрәҗәгә килде, бу көнгә йитте. «Милләт тагы меңнәр яшәсен! Яшәсен меңнәр!» тавышы бөтен дөньяны алган кебек була иде. Кул чабулар, болгар музыкалары, тагы «Яшәсен мөхәррирләр! Яшәсен болгарлар!» тавышы галәмне тота иде.
Җәгъфәр дә мөхәррирләр арасында, имеш, аның кулын һәммә мөхәррир кысып, хезмәтләрен