Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

яратмый иде. Шуның өчен парахутта вакытта бер мәртәбә дә тышка чыкмаска булган иде. Һәм үзенең вак-төяк эшләре берлә шөгыльләнеп, шул болгарның бетү мәсьәләсен онытырга ни дәрәҗә тырышса да, авыру кешегә һәрбер сүз, һәрбер эш, хәтта исән кеше, авыру кешенең һәммәсе дә, шул авыруын исенә төшергән кебек, Җәгъфәр әфәндегә дә парахутның үзеннән башлап звоноклары, чынаяклары, чәйләренә кадәр, рояльләре, парахутның исеме, ята торган урыннары – һәммәсе шул болгарның бетүен кычкырып торган кебек булалар иде.

      Самарга барып йиткәч тә, Җәгъфәр әфәнде тагы бер зур кәефсезлек булмадыгы өчен, дөресте генә, болгар хакында язылган шундый кәефсез хәбәрләр, сөйләнгән сүзләрне укудан, ишетүдән тыелдыгы өчен иркенләп сулап йөргән иде. Самарның һавасы да яхшы, күренеше дә матур булганга, Җәгъфәр әфәндегә иң яхшы хиссият ачканга, Җәгъфәр әфәнде бик кәефле иде. Нумирада, Казандагы кебек мәдрәсә-фәлән булмаганга һәм дә мәсҗедләрне дә төрле-төрле бинага әверүгә очрамаганга, баргач та кәефе бозылмаган иде. Шулай кәефле генә, гәзитәгә карамаенча гына, мөмкин кадәр болгар мәсьәләсен уйламаенча гына чәй эчкәннән соң, шәһәр карарга чыкты. Самарның урамы буйлап барганда, «Һөнәр мәктәбе» дигән бер язуга күзе төште. Һәм дә шундагы бәгъзе ачык тәрәзәләрдән пар, нефть исләре чыкканга, шак-шок тавыш ишетелгәнгә, Җәгъфәр әфәнде моны чынлап-чынлап карый башлады. Стенадагы караланып беткән, корымнар берлән күмелер-күмелмәс кенә тора торган бер рамкада әллә нинди болгар язуы кебек нәрсә күрде. Бу язу Җәгъфәрне тагы әллә нишләтеп җибәрде. Җәгъфәр күргән уңгайга ук тәрәзәдән чак сикерми калды.

      Бик тиз капкасын табып, бер кешегә бер сүз әйтмәенчә, сораганга җавап бирмәенчә, ашыга-ашыга кереп китте. Һәм эшләүчеләрнең сорауларына да илтифат кылмаенча, дөресте генә, аларның тавышларын ишетмәенчә, үзләрен күрмәенчә, машиналар, станоклар аша сикерә-сикерә барып, шул язуга барып җитте. Болгар язуы икәнен белгәч тә, укыр өчен, кулы берлән сөртте дә укырга тотынды. Зур хәреф берлән башына «Дәрес тәртибе» дип язылган иде. Моның астында көннәр һәм һәр көнне нинди дәресләр барлыгы язылган иде. Дәресләр арасында «Кафия», «Шәрхе мелла», «Исагуҗи», «Шәмсия», «Тәһзиб», «Сөлләмел-голүм», «Хикмәтелгайн», «Мохтәсар» кебек сүзләр язылган иде. Бу әүвәл «Дәрес тәртибе» дигәч тә, дәрес программасы дип уйлаган иде. Бу ят сүзләрне күргәч, исе китеп калган иде, чөнки ул «Дәрес тәртибе» ндә ни көнне ни фәннән дәрес булачагын аңлатуларын көткән иде. Монда һичбер фән исеме юк иде. Бу белмәгән әллә нинди гарәпчәме, әллә чыгтайчамы сүзләр генә күрә иде. Бу болгар язуы булганга, болгарлардан калган әсәр булганга, хәзердә болгарлардан бундан башка варис булмаганга, бу нәрсәләрне алу аның хакы икәнлеген юридически яктан уйлап тормаса да, болгар әйберләрен күргәч тә, аның кулы ихтыярсыз аңарга сузыла һәм кеше булмаса, алына, кеше булса, акча-фәлән биреп тә алына иде.

      Бу язу да, табигый, алынган иде. Ләкин эшләүчеләр әүвәлдә моның вакытсыз керүенә бик гаҗәпсенеп, янына җыелып, сораша башласалар да, боларның бер сүзләрен дә ишетмәенчә һәм күрмәенчә,