салынганлыгын, кемнәр төзеткәнен, ничә гасырлар гыйбадәтханә булганлыгын, кайсы елда, халкы бетеп, ташландыгын – һәммәсен язганнар иде.
Мәдрәсәләр төрлесе төрле нәрсәгә әверелгән иде. Кайберләре ятимханә, кайберләре фәкыйрьләр йорты, кайсыберләре ночлежный домнар булганнар иде. Әстерханның мәшһүр зияратлары, зиярат өстендәге чардуганнары, ихатасы – һәммәсе тарих җәмгыяте тарафыннан карала иде.
Боларга махсус каравылчылар куйганнар, зур зияратларга кем зияраты икәнлеген, кайвакыт тууын, кайвакыт үлүен, нинди хезмәттә булуын, нинди яхшылыклар кылуын язып куйганнар иде. Җәгъфәр әфәнде һәммәсен карады, һәммәсен күрде, һәммәсе берлән күңелдән сөйләште, һәммәсенең күз яшьләренең агуын үз күзеннән яшьләр агыза-агыза тыңлады. Мәсҗедләр: «Ник болай иттеңез! Болай калырга булсак, безне салмау кирәк иде. Әйе, сез безне кирәклегемез өчен салмаган идеңез, кайсыңыз – үзеңезнең «мулла» булмаса, тамак туйдыра алмаслык угылыңызга урын өчен иде, кайсыңыз – сукыр, чулак, гарип, эшкә ярамаган, кияү чыкмаган кызыңызны остазбикә итәр өчен иде. Безгә кереп гыйбадәт кылган булып йөрдеңез. Күңелегездән гыйбадәт кирәк дип яисә гыйбадәтне файдалы дип түгел иде, фәкать шундагы Әхмәтҗан, Мөхәммәтҗан агайларга күренеп, берсенең кызын алырга, икенчесенең акчасын алыр өчен иде. Безне шундый начарлык кыла торган урын ясасаңыз да чыдадык. Ник болай иттеңез?
Әллә голямаларыңыз никадәр халык җыеп, вәгазь дип башларын чуалтып, малларын алырга корган тозакларына урын булмадыкмы? Һәммәсенә бер сүз әйтмәдек. Ниһаять, ни берлән кайтардыңыз! Ташладыңыз да киттеңез!» – дигән кебек була иде. Җәгъфәр әфәнде бу сүзләрне үзенә атап әйтелгән кебек уйлап, шул биналарга җавап бирер өчен, болгар тарафыннан куелган адвокат кебек сүз эзләсә дә, бернәрсә таба алмаенча, тегеләренең сүзләренә раслап баш иеп кала иде. Мәдрәсәләр, мәдрәсәләрнең ташлары Җәгъфәр әфәндегә үзләренең хәлләреннән зарланган кебек күренәләр иде. Алар гүя аңарга: «Безне мәдрәсә дип исем бирдеңез! Безгә, мәдрәсә дип, гөнаһсыз, гыйлемгә дәртле балалар тутырдыңыз! Безнең илә каплап, шул балаларга сез нинди золымнар кылмадыңыз! Укырга килгән баланы, дөньяга торыр өчен туган баланы, укыткан булып, дөньясыннан, ахирәтеннән биздердеңез! Аларны эшкә ярамаслык иттереп, тамак туйдырыр өчен түбән, кабахәт, надан кешеләреңезгә кол иттерү дәрәҗәсенә төшердеңез! Укыйм, белим, дөньяда торыйм, башкалар торганны карыйм, бергә торамыз дип ыжгырып тора торган балаларны дөньяга, ахирәткә дошман итүегез берлән генә калдырмадыңыз, алардан башка кешеләрне дә шулай зәһәрләргә агу иттегез. Диварларымыз буенда көнегез-төнеңезне кирәкле нәрсәләр уку, өйрәнү урынына тәсәлсел[13], «дәвер, иҗтимаг нәкыйзәен[14]» тавышлары берлән үткәрдегез! Кая тәсәлсел?! Кая дәвер?! Һәммәсе бетте, һәммәсе бетте. Сезне дә бетерделәр! Безне дә бетерделәр! Безне мәдрәсә дип ачып, балалар җыеп, бездән әхлаксызлар мәркәзе ясадыңыз! Халык күзенә кызыл яулыкларга төргән зур катыргалы китабыңыз берлән күзләрен