Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

һаман акрын гына, кая барганнарын белмәенчә генә, ни эшләгәннәрене дә уйламаенча гына, инкыйраз юлы берлән баралар иде. Мәктәпнең иң күбесе булган авыл халкы, кайберсе йир йитмәүдән, кайсылары, йир йитсә дә, шәһәрләрдә торырга кызыгудан, төрлесе-төрле якка бәхет эзләргә таралганнар иде һәм көннән-көн таралуда иделәр. Бунлар, билгеле, әүвәлдә кара эштән башлап миллионщик булачаклар иде, шуның өчен һәммәсенең дә башта ук миллионнар берлән эш башларга әлегә акча булмаганга, заводларда аена сигез тәңкәгә эшләп, шул миллионнарны җыярга башлыйлар иде. Мондый йирләрдә, бердән, һавасы булмаганга, икенчедән, сигез сумга җәмәгатьне тәрбия кылу икмәк берлән судан артмаганга, боларның миллионщик булуы һаман артка кала барса да, сәламәтлекләре көннән-көн кимеп, ахырыннан вакытлы-вакытсыз бер эшкә ярамый торган картлар яисә үзләрен дә тәрбия кыла алмый торган гарипләр булып калалар иде.

      Бундый йирләрдә шундый киләчәктәге миллионщиклар бик күп булганга һәм фатирлар-фәләннәр дә бергә булганга, андый җәмгыятьле йирләрдә таралуы табигый булган фахеш болар арасында бик тәрәккый итүдә иде. Бу фахешнең таралуы һәммә яманлыкның башы булып, әхлакның бөтенләй югалуына сәбәп булдыгы кебек, мондый баракларда фаҗигаләр дә бик күп булуына башчы була иде. Алар берлән генә дә калмаенча, фахеш бәласе булган йогышлы чирләр дә – сифилис (җөзам) таралып, ул кешеләрдән балаларына, карендәшләренә, ашташларына җәелеп һәм дә, авылларга кунакка кайтканда, авыл халыклары арасында да «бүләкләр» калдырып, бөтен милләтне сифилискә вә башка йогышлы чирләргә ияртеп бетерәләр иде. Вакытында докторларга мөрәҗәгать кылынса, аларның киңәшләре берлән дарулансалар, бәлки, бу авырулар да ул дәрәҗә бөтен халыкка җәелмәс иде. Бердән, докторларымыз юклыктан, икенче, даруларымыз юклыктан, өченче, акча юклыктан, дүртенчедән, медицинага ышанмавымыздан, һич аларга каршы чарасы каралмаенча, «Алла сакласа, берни булмас әле» сүзләре берлән генә торалар иде. Һәм көннән-көн инкыйраз орлыгын чәчә баралар иде.

      Моңарга башка да, әүвәлләре киң һавада тамак туйдырып, күп ит ашарга өйрәнгән бер халык булып, бердән һавасыз бүлмәләрдә ит урынына каткан икмәкләргә керешкәнгә, табигатьләре күтәрә алмаенча чахотка, катар, белмим, тагы ни кеби авыруларга дучар булып, көннән-көн үлүнең саны күбәюдә иде.

      Бер яктан, җәмәгать тәрбия кылырга йитәрлек эш эшләү бик авыр булганга, икенче яктан, кирәк вакытта хайванлык өчен хатыннар табу бик җиңел булганга, өйләнү, кияүгә бару бик сирәкләнгән иде. Гомере буенча өйләнмәенчә сакалы агарган картлар һәм дә кияүгә китмәенчә керче, ашчы, тегүче яисә бөтенләй сатучы булып гомер үткәргән карчыклар һәм дә шуларның юлы берлән бара торган хатыннар, шулар юлы берлән барырга сабак алып килә торган кызлар, егетләрнең исәбе-хисабы юк иде. Бу эшнең бик күбәюенә никях-талак мәсьәләләренә кирәге кадәр әһәмият бирелмәдеге, аларга бер уенчык кына иттереп каралдыгы да бик зур сәбәп булган иде. Шуның өчен булган өйләнү дә, кияүгә бару да икесенең