Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

алынды.

      Йа Рабби, бу ни эш? Ник без болай? Моңарга сәбәп нәрсә? Белмим, белмим! Шуның өчен ирекле-ирексез меңнәрчә балалар русларга кушылып китәргә вә меңнәрчә ир балалар саилче, жулик булырга, меңнәрчә болгар кызлары кара сачләре, майлы күзләре, горур кыяфәтләре берлән тамакларын туйдырыр өчен, абруйларын, намусларын, гыйффәтләрен сатарга мәҗбүр булдылар. Һәммә йирдә шундый кешеләр булды.

      Гәзитәләрдә фикер алышулар башланды, шуларны коткарырга әллә никадәр җәмгыятьләр ачылды. Ләкин ни чыкты? Ике-өч, ахыр чиктә унга кадәр кешеләрне тәрбиядән яисә коткарудан узмый иде. Бу сан, бу ярдәм, мохтаҗлар санына караганда, диңгездәге тамчы кебек булганга, һич тәэсире юк иде. Ахырдан моңардан да арыдылар.

      Гәзитәләр башка мәсьәләгә борылдылар. Тегеләй халык авызында да ул сүз бетә башлады. Халык ул эшкә шулкадәр ияләште – ул гаепкә дә саналмый башлады. Андый кызлар, андый егетләр һәрвакыт андый түгелләре берлән катышканга, боларның ачкан җәмгыятьләре булмаса да, бик күп кешене үз юлларына кертәләр иде. Шуның өчен фахеш гадәт хөкемен алган, йогышлы чирләр дә калган ярты халкымызны каплаган иде.

      Егерме беренче гасырның егерме бишенче елларыннан халкымызда тагы артык бер хәмият (саклану чарасы), артык бер гайрәт мәйданга чыккан иде. Әллә никадәр мәктәпләр, мәдрәсәләр ясалган, халык арасында халык аңларлык дәрәҗәдә китаплар, гәзитәләр нәшер кылына башлаган иде, хәтта моның берлән генә калмаенча, унтугызынчы гасыр, егерменче гасырның олугларына һәйкәл кую да тикшерелә башлаган иде. Бу тавыш тагы бик зур итеп иганәләр җыюга кадәр йиткән иде.

      Һәйкәл[нең] берсе – «Тәрҗеман» мөхәррире Исмәгыйль бәккә, икенчесе – болгар әдәбиятына бик зур хезмәт иткән бер затка, өченчесе болгар музыкасын яңарткан болгарга иде. Болардан соң тарихчыларга, фәнгә хезмәт итүчеләргә, нәфис сәнгатькә хезмәт итүчеләргә кую да уйланган иде. Исмәгыйль бәккә [һәйкәлне] Кырымда куярга кирәк булса да, ул вакытта Кырымда калынучылар да кайберләре төреккә күчеп, кайберләре теге авыру берлән үлеп беткәнгә, Казанда ачылу уйланган иде. Шуның өчен Казан мәйдан[нарын]да һәйкәлләргә урыннар да хәзерләнгән иде. Исмәгыйль бәк бер бик караңгы халык берлән тулган өйгә бик якты электрик лампасы яккан итеп куелачак иде. Әдип кулына тоткан бер китапта тезмәләгән каләм берлән дөм сукыр кешеләрнең күзләрен ачкан итеп куелачак иде…

      Бүтәннәренә дә, хезмәтләренә күрә, эшләрен белдерерлек төс-кыяфәт уйланган иде.

      Ләкин бу калган халык та көннән-көн кими барганга, көннән-көн ярлылана барганга, бунларның бу гайрәтләре, бу чаралары да вакытлы килгән бер бизгәк авыруы гына булганга, аның бетүенә дә вакыт йитә башлаганга, гәзитәләр дә бу мәсьәләне сирәкләтә башлаганнар, халыкларда ул кадәр сөйләми башлаганнар иде. Бара-тора акыртын гына бетә-бетә, бөтенләй беткән иде. Баягы гайрәтләр, баягы хәмиятләр, илленче елга кадәр «милләт, милләт» дип әйткәләп торсалар да, шул елларда дөм сүнгәннәр иде. Яңадан мәдрәсәләр ябылган иде, яңадан