Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

булса иде, аларга әллә нинди Алла тарафыннан җибәрелгән кешеләр кебек күреп, әллә нинди голямаларның авызлары тарафыннан чыгарылган «фатиха» га ышану шул дәрәҗә куәтле булмаса иде, һәм дә эшләргә тиеш эшләрнең кирәклеген белгәннең соңында «әйе, кирәк иде» дип, авырсынып калдыру булмаса иде, һәм шул авырлыкка сәбәп була торган бөтен болгар тарихында күренә торган бик майлы пылаулар, симез итләр ашау, һәр мәсьәләдән дә ашау мәсьәләсен артык күрү булмаса иде, болар, шөбһәсез, тәрәккый итәчәкләр иде, дип язылган иде.

      Икенче йирдә монда бик файдалы кешеләр булуын һәм күп хезмәтләр итүләрен дә укыган вә аларга халыкның ничек карауларын да белгән иде. Тарихның сүзенә караганда, Оренбургның шулай бетүенең сәбәбе[ннән] берсе монда кием мәсьәләсенең бик падишаһлык сөрүе, яхшы кеше берлән начар кеше казакиеның чабуы берлән аерылуы һәм дә хатын-кызга һичбер гыйлем, һөнәр, тәрбия, хөррият бирелмәве иде. Оренбург тарихының рәсемнәре арасында Кәрван-сарай мәсҗеде һәм Кәрван-сарай манарасы бар иде. Моның кайчан салынуы, ник салынуы хакында укыгач та, бу мәсҗедне күрәсе килде һәм, ат алып, Кәрван-сарай тарафына китте. Манара – һаман манара иде. Манараны, яңа гасыр якын булганга, болгарларның тәмам бетүләрен игълан кылына торган көн тиз булганга, болгар тарихына хезмәт итә торган нәрсәләрне, болгар әсәрләрен һәммәсен төзәтәләр, карыйлар иде… Шуның өчен бу манараны да русларның зур бәйрәмләренә буйыйлар иде, флаклар асарга урыннар хәзерлиләр иде. Мәсҗедкә «Болгар көтепханәсе» дип язылган иде. Керде, китаплар карады, бик күп китап күрде, бик күбесен карады. Ләкин һичберсеннән разый түгел иде. Боларның һичберсе болгар тарафыннан язылмаган иде, һәммәсе дә бер авыздан чыккан кебек дин китаплары гына иде. Җәгъфәр әфәнде:

      – Ник болар шул ахирәткә ышануларының йөздән бере кадәр генә дөньяга да ышанмаганнар! Ник болар ахирәткә шулкадәр тырышканның меңнән бере кадәр генә дә дөньяга да тырышмаганнар?! Болай булырлар идемени?! – диде дә, тагы күзләреннән яшь агарга тотынды.

      Чыкканда гына «Әдәби, фәнни китаплар» дигән сүзгә күзе төште. Һәм бер якта өелгән, Оренбург болгарлары тарафыннан язылган әдәби, фәнни китаплар күрде. Боларны карады, күзене сөртенде, тагы еглады, бик озак боларның баягы хәез-нифас[19] хөкемен өйрәткән китапларга караганда азлыгын күреп, тагы бу болгарларның дөньяга әһәмият бирмәүләре хакында уйлаган сүзе башына килде. Тагы:

      – Әйе, дөньяны карамадылар, кайгырмадылар, ахирәт артыннан гына йөрделәр, шуның өчен ахирәткә киттеләр, беттеләр! – диде дә, бик тиз генә чыкты да, тагы башка мәдрәсәләр, башка мәсҗедләрне караса, моннан да авыр булачагын белгәнгә, нумирасына кайтып китмәкче булды.

      Үзенең ни өчен килгәнлеге исенә төшеп, теге бабай мескенне күрә алмый калуын уйлап, аңарга, ичмаса, бер эш эшлим дип, таш яздырып куймакчы булды. Һәм дә «Оренбургтагы актыккы болгар Хуҗасәеткә бөтен болгар йирендә ялгыз калган актыккы чын болгар Җәгъфәрдән бөтен болгар йортындагы актыккы