Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

та сөргән иде. Шуның өчен һәммә йирдә мәгълүм иде. Фәкать Җәгъфәр әфәнде Ауропа хатыннары кигәнчә бер кечкенә генә чәчәк иттереп кенә куйдырасы килмәгәнгә, бераз икенче төслерәк булачак иде.

      Киемнәр өлгерде. Ноябрь дә керде. Җәгъфәр әфәнде дә хәзерләнде. Тарих җәмгыятендә укылачак әсәре русча да тәмам булды. Китәр көн якынлашты, Җәгъфәр әфәнде тәмам җыенып бетсә дә, Сөембикәнең тәмам хәзер булганы юк иде. Аның авыры (корсагы) барга, исәп берлән, ул баладан котылгач китәчәкләр иде. Сөембикәнең исәбе дә егерменче ноябрьдә тулачак иде. Җәгъфәр дә шул көнне көтәчәк, аннан соң Сөембикә бераз сәламәтләнгәч, ноябрьнең егерме сигезләрендә китәчәкләр иде. Егермесе йитте. Егерме бере йитте, егерме бише йитте, бала һаман юк иде, Җәгъфәр әфәнденең эче поша башлады. Сөембикә дә, иремнән калырга тугры килә дип, эченнән генә кайгырса да, Җәгъфәргә белдермәскә тырыша иде. Шуның өчен, берәр көн яңлыштым, күрәсең, менә шул арада булыр инде, дип, аны һаман җуата иде. Ләкин бала һаман юк иде. Җәгъфәр чынлап ук кайгырырга тотынды. Ноябрьнең егерме җидесендә китәргә ике генә көн кала башлады. Шул көндә бала туса, бәлки, докторлар тырышлыгы берлән барырга да ярар иде. Аннан да калса, Сөембикәнең бара алуында шөбһәләнә башлады. Докторлар китереп каратты. Тәмам утызынчы ноябрьдә туачак, диделәр. Хәзердә Җәгъфәр берлән Сөембикә бергә бара алмаулары беленде. Җәгъфәр егерме тугызында үзе генә китмәкче булды һәм, Сөембикә баладан котылгач, барырга кушып китте. Сөембикә бик барасы килгәнгә, җәмгыятьтә укыр өчен, болгар хатыннарының мәгыйшәтләре, бала тәрбияләре, ирләренә нисбәтләре, киемнәре, гадәтләре хакында бер рисалә дә язган булганга, аның да вакытында укылмый калуына бераз эче поша иде. Җәгъфәр җәмгыятьтә эшнең ничек икәнлеген тәмам аңлатырга һәм өч-дүрт көннән соң сөйләнә торган речьләр, болгарлар хакында була торган докладлар арасына Сөембикәнең речен дә яздырырга кушты. Сөембикә бик моң гына Җәгъфәр берлән күрешеп, хәтта күзләреннән яшьләр дә мөлдерәтеп, Казан вокзалында калды.

      Җәгъфәр шул көнне үк барып җитте. Юлда бер дә башын чуалтырлык нәрсә булмады. Москва мөселманнары хакында, бәлки, хәбәр алган булса, яки Москвадагы галереяга кереп, унтугызынчы, егерменче гасырлардагы Москва болгарларының аркаларына дүрт-биш пот әйбер күтәреп, сатып йөрүләренең рәсемен күрсә, яисә «Иске тавышлар» музәсенә кереп, аларның «Старья бирум! Шара-бара!» дигән тавышларын ишетсә, ябылып яткан хисләре тагы уяныр иде. Ләкин шулай буласын белгәнгә, Җәгъфәр әфәнде анда төшмәгән иде. Петербургка туп-тугры киткән иде. Петербургка төште. Тарих җәмгыятенең рәисе берлән [килгән] кешеләр һәм Петербургның башка халкы берлән, хатыннары берлән бөтен вокзал тулган иде. Юлда килгәндә болгар киемендә булмаса да, Петербургка йитәр алдыннан болгар киеменә киенгән иде.

      Җәгъфәрне күрү берлән, бөтен халык моңарга таба килә башладылар. Тарих җәмгыятенең рәисе кулыннан кысып күреште һәм дә Сөембикә килә алмавын бик кызганды. Башкалар да сәламләштеләр, Җәгъфәр әфәндегә төрле яктан