Гаяз Исхаки

Остазбикә / Жена муллы (на татарском языке)


Скачать книгу

да, болгарларның чәй яратуларын белгәнгә һәм дә болгар романнарында шундый чәй эчеп кенә гомерен үткәрә торган кешеләр тасвирына да тугры килгәнгә, самавырдан булар чыгарып чәй эчү аның һушына бик китә иде. Өйдә вакытта алар Сөембикә берлән дә шулай утырышып, озын иттереп, болгарча, һәммә нәрсәне онытып, чәй эчәләр иде. Бу юлы да Җәгъфәр әфәнде шулай бер болгарланып алмакчы булган иде. Һич ашыйсы килмәсә дә, кондитердан болгар как-төше китергән иде (бу как-төш егерме беренче гасырларда руслар арасында бик таралган иде).

      Үзенең өстендә болгар киеме булганга, моның бүлмәсе хәзер егерменче, унтугызынчы гасыр болгарының Петербургка «дин» өчен дип, динсезлек өчен падишаһка прашение бирергә килеп, бер швейцарга акчалар биреп киткән депутат бүлмәсе төсле булган иде. Җәгъфәр әфәнде үзе дә моны сизә иде, мөмкин кадәр шул рәвешчә ясарга тырыша иде. Килгән русларга болгар тормышын күрсеннәр өчен һәм дә табигате дә шуны теләгән өчен, шулай җыештырткан иде. Сөембикә булса, бу өй бөтенләй болгар тормышының үрнәге булачак иде. Һәм уйда шулай уйланылган иде. Ләкин, аның булмавы аркасында, шулай бертөрле генә җыелган иде. Чәй эчте, болгарлар төсле озын эчте, мөмкин кадәр болгарлар төсле үткән эшләрне, хәзерге хәлләрне чагыштырмаска тырышты, мөмкин кадәр һәммә эшне Аллага тапшырам дип бетерергә теләде.

      Ләкин алай булса да, күңелендә янган утны һич сүндерә алмады. Һәммә күргәннәрен, хәтта күрәчәкләрен күз алдыннан җибәрә алмады. Вакыт җитә башлагач, киенергә хәзерләнә башлады, киенеп беткәч, Сөембикәнең килә алмавы, бәлки, аның хәзер авырып ятуы, үлү ихтималы да барлыгы хәтеренә төште һәм эчен пошыра башлады. Альбомны алып, бер мәртәбә бик озак Сөембикәгә карап торды. Сөембикә моң, кайгылы, авыру төсле күренә иде. Икенче караганда: «Миңа карама инде, бар инде, үземезнең бетүемез шатлыгын күтәреш инде!» – дигән төсле була иде. Караган саен, Сөембикә төрлечә сөйләгән төсле була иде, караган саен, кәефсезлек арта бара иде, актык караганда Сөембикә: «Җитәр инде», – дигән кебек булды. Җәгъфәр дә: «Җитәр», – диде дә тиз генә чыгып китте.

      Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде зур зал эчендә әллә никадәр кешеләр арасында үзен күрде. Бик күп кешеләр күрештеләр. Бик күп галимнәр килүе өчен рәхмәтләр укыдылар. Бик күп хатыннар моның әсәрләре хакында фикерләрен бәян кылдылар. Бик күп кеше, моның берлән сөйләшүне бик зур бәхеткә санап, сөйләгән сүзләрен дә үзләренең хатирә дәфтәрләренә «Ике мең бер йөзенче ел[ның] актык сәгатьләрендә егерме икенче гасырны көткән вакытта язмыш мине бер зур мәҗлескә тугры [китереп], шул мәҗлестә булган болгарларның иң мәшһүр мөхәррирләреннән, галимнәреннән Җәгъфәр әфәнде берлән күрешү, хәтта бер-ике сүз сөйләшү бәхетенә дә ирештерде» дип тә язганнар иде. Бу кешеләргә бу эшләр, бу сүзләр никадәр шатлык булса да, Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр хәсрәт иде, шулкадәр авыр иде, авыр булган саен, авырлыгын белдермәс өчен, тырышу авырлыгыннан да авыр иде. Залның бер ягында зур бүлмәдә болгарларның рәсемнәре ачык куелган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны