Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

язганнар иде.) Бусы инде Дәүләкәннең төп урамында, түбән очка табарак шактый чибәр зур гына йорт иде. Миңа алты-җиде яшьләр чамасы, хәтер-зиһен ачыла барган чак, шулай да бу йорт турында исемдә калганнар күп түгел. Иң элек шуны хәтерлим: аның ишегалды бик бәләкәй иде, иркенләп йөгереп-чабып уйнарлык түгел иде. Аннары аның коймалары да бик биек иде, биек койма артында бер генә катлы таш тегермән эшли иде (аны Зайцев тегермәне диләр иде), шуннан көн саен диярлек кешеләр шаулаган, атлар пошкырган тавышлар ишетелеп тора иде.

      Яңа урында яңа күршеләр – әкренләп алар белән дә танышырга туры килде. Уң ягыбыздагы кечерәк кенә йортта Зариф исемле бер тегүче абзый тора иде – мин менә шуларга кергәли идем. Чөнки тегүченең минем чамадагы Гариф исемле малае бар иде, керүем, билгеле, шуның белән уйнар өчен булгандыр инде. Тик, ни гаҗәп, безнең икәү бергә уйнап йөрүебез юньләп хәтердә калмаган, ә менә кергән саен бер үк тамашаны күрүем бик нык истә сакланган. Бу шактый кызыклы тамаша иде: Зариф абзый – каны качкан ак чырайлы, кара мыеклы, үтә арык кеше – гел генә йә бөкрәеп аяк машинасында текер-текер нидер тегә, йә идәндә бер аягын чәнчеп тезләнгән килеш зур кайчысы белән кием кисә. Буш чагын белмим, сөйләшкәнен, күтәрелеп караганын да хәтерләмим – эше күп булгандыр, ахрысы. Ләкин ул бик авыру иде бугай, муены неп-нечкә, калак сөякләре беленеп тора иде. Ә хатыны, киресенчә, тулы-таза иде, бите дә тулы-түгәрәк иде, зур соры күзле, сөйкемле хатын иде, ләкин өйдә берни дә эшләми иде шикелле. Ничә кермә, бу абыстай идәндәге ак киез өстенә юан аякларын сузып утырган, янына улы Гарифны да шулай әйбәтләп утырткан булыр. Урталарында зур калай тәлинкә белән Әстерхан чикләвеге, сары күрәгә, кара йөзем. Абыстай менә шул эре чикләвекне бөкләп салган тастымал өстендә ике кадаклы гернең чокыры белән бәреп вата да, төшен чүпләп, күрәгә һәм йөзем белән кушып, кыстый-кыстый малаена ашата… Көн саен диярлек болай сыйланып утыруны минем берәүдә дә күргәнем юк иде әле. Чикләвек белән җимеш безгә дә бик сирәк кенә эләгә торган иде. Күрәсең, Зариф абзый акчаны яхшы төшергәндер инде. Әмма моның ахыры ни булып бетте – анысын алдарак күрербез.

      Бездән бер йорт аша зур урамны аркылы кисеп тыкрыктай тар гына урам үтә. Бер башы аның базар мәйданына, икенче башы Дим ярына барып чыга. Дәүләкән урамнарына кайчан исем бирелеп, чаттагы йортларга кайчан тар калай сукканнардыр, әмма бу урам мин малай чакта ук Тукай урамы дип атала иде. Менә шушы Тукай урамының Димгә табарак очындагы бер йортка мин еш кына барып йөри идем. Коймадан эчкәрәк бүрәнәдән алтыпочмаклы итеп салынган кечкенә өч тәрәзәле тәбәнәк кенә йорт, урамнан такта түбәсе дә ике морҗасы гына күренеп тора, ләкин, әнә шундый авылча гади генә булуына карамастан, бу йортның капка-коймалары, каралты-куралары бик таза эшләнгән иде. Амбары тимер белән япкан, ат-сыер абзарлары тоташтан такта түбәле, мунчасы да бәләкәй генә өй кебек ак мунча иде.

      Бу – итче Гали абзый йорты. Тук йорт, һәрвакыт итле бәлеш исе килеп торган йорт. Гали абзыйның минем белән бер яшьтәге Мәхмүт