Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

авылга таба кузгалып киттек. Барган җиремнән «Озатып куймакчы була микәнни, мин бит болай да кайта беләм» дип уйлыйм, тик бу турыда түтинең үзенә әйтергә кыюлыгым гына җитми, билгеле… Ә ул мине туры гына «озатасы» урында, ни өчендер шактый урау ясап, Дәүләкәннең төп урамына алып чыкты. Озын урамның иң очыннан төшеп, безгә таба атлыйбыз – уртадан, көнбагыш тулы итәгемне күтәреп, мин барам, ике ягымда ике сакчыдай таза марҗа түти белән аның дәү генә малае бара… Очраган кешеләр, бу ни тамаша дигәндәй, безгә карап калалар. Кайберләренең йөзендә «малайны эләктергәннәр икән» дигән төслерәк әче генә елмаю да чагыла, һәм бу хәл мине оялту гына түгел, чынлап торып борчый да башлый.

      Ахырда безнең «күк йорт»ка килеп җиттек. Парадный ишектән барып кердек, туп-туры өйгә дә уздык. Керсәк, залда өч-дүрт хатын чәй эчеп утыра. (Атакай өйдә юк чакта, инәй күрше хатыннарын шулай чәйгә дәшәргә ярата иде.) Ләкин кунаклар өстенә килеп керү марҗа түтине бер дә борчымады, ахрысы, ул каты итеп, кычкыра биреп сорады:

      – Хәзәйкә, сезнең малаегызмы бу?

      Инәй аның соравын ишетмәгән дә шикелле тәмам коелып миңа текәлде:

      – Балам, сиңа ни булды?

      Билгеле, минем сүз әйтерлек тәкатем калмаган иде, аның каравы марҗа түти шунда ук:

      – Без аны көнбагыш урлаган җирендә тоттык! – диде.

      – Булмас ла!

      – Әнә бит итәгендә көнбагышлары!..

      Инәй, бичара, бер сүз әйтә алмады, йөзе сытылып, агарып киткәндәй булды, авыру күзләренә мөлдерәп яшьләре дә килде. Мин көнбагышларымны төшереп җибәрдем дә аның итәгенә барып капландым. Һәм тыелгысыз үксүдән, бизгәк тоткандай, бөтен тәнем белән калтырана да башладым. Түрдә ашау-эчүләрен бүлеп, аптырап утырган хатыннар да, ахры, түзмәделәр:

      – Бала гына бит әле ул, көнбагыш башы өчен генә шулай рисвай итәргә ярыймыни? – диештеләр.

      Марҗа түти бармагын туп-туры миңа төртеп, тагы да катырак итеп:

      – Менә, менә, балачактан ук тыярга кирәк аны урлашудан, – диде. – Үскәч соң була ул… Шуның өчен китердем дә мин аны сезгә… Сабак булсын дидем! Ә көнбагыш безгә жәл түгел, пажалыста, ашасын!

      Шулай диде дә, малаен ияртеп, каты басып чыгып та китте. Көнбагыш башлары идәндә сибелеп калды. Инәй, бераз исен җыйгач, аларны юынтык су чиләгенә чыгарып ташлады.

      Әнә шундый сабак алдым мин сигез яшемдә! Гомер буена онытылмаслык сабак! Һәм… файдалы сабак! Моның өчен марҗа түтигә рәхмәт тә әйтергә ярый торгандыр. Әмма ул чакта инәйне бик кызганган идем. Ни сәбәптер ул минем «урлашып» тотылуымны бик авыр кичерде. Кунаклары киткәч тә, сүздән калып, боегып йөрде. Мине дә үгетләп-нитеп тормады, бары аркамнан сыйпады да йомшак кына: «Әйдә, балам, ачыккансыңдыр», – дип ашарга утыртты. Күрәсең, кунаклар алдында рисвай булуым да җиткән дигәндер инде. Һәм үзенең йөрәге дә бигрәк шуның өчен сызлангандыр – шулай уйладым мин соңыннан бу «истәлекле» көнне исемә төшергән чакларда.

      «Күк йорт»ка бәйле тагын нәрсә күңелемдә саклана? Әллә ни кызыклысы юк шикелле, булганнары да бала-чага уеннары гына, ә уеннар турында соңрак сүз булыр әле. Әмма шулай да бер мөһим вакыйганы искә төшермичә үтү ярамас. Без моңарчы сыер белән кош-корттан башка нәрсә асрамый идек. Бәлки, кирәге