марҗа түти генә иелеп эшләп йөри торган иде. Соңыннан белдек – бу йортның хуҗасы Дәүләкәннең иң беренче революционерлары бертуган Иван белән Николай Кириченколар икән. Бәлки, вакыт бик киеренке-куркыныч булганга күрә, алар өйләрендә юньләп тормаганнардыр да… Николай атлысы бит 1918 елның башында Дәүләкәндә оештырылган совет властеның беренче председателе булган кеше – димәк, ул чакта аның бу тирәдә ни өчен күренмәве хәзер менә аңлашылса кирәк. Аннары инде соңрак безнең белән Кириченколар арасына Сәлимҗан агай килеп утырды.
Әмма мине иң кызыктырганы – сул як күршебез Борһан абзый йорты иде. Борһан абзыйның кем булуын хәтерлисездер – ул Дәүләкәннең зур бер купецы иде. Йорты урамга буй салынган, шактый тәбәнәк, тәрәзәләре дә кечкенә, шуңадыр, ахры, тыштан әллә ни зур да, матур да түгел иде. Ләкин аның каравы ишегаллары бик иркен, күп җире яшел чирәм, сарай-амбарлары да бүрәнәдән салынган. Менә шул зур ишегалдында бик пөхтә киенгән бер көтү вак бала-чага шаулап, уйнап йөриләр. Мин аларны бик кызыксынып койма ярыгыннан күзәтәм. Алар бер дә диярлек урамга чыкмыйлар һәм үзләренә дә беркемне дә кертмиләр бугай – капкаларының аркылы агачы һәрвакытта шылдырып куелган була. Шуңа күрә миңа койма буйлап ярык эзләп йөрергә туры килә дә. Оятрак булса да әйтим инде, ишегалдын тутырып уйнап йөрүче бу шат балалар арасыннан бер кыз башта минем күземне, аннары күңелемне үзенә тартып өлгергән иде. Ул араларында зуррагы, нечкә-нәфис буйлы, озын кара толымлы иде. Хәер, барысы да чибәрләр, барысы да матур киенгәннәр, араларында тездән генә бәрхет чалбар кигән ике малай да бар, ләкин барыбер минем күзем әлеге шул кара толымлы кызда гына… Бу кыз сезгә таныш булырга тиеш – ул Һаҗәр, Борһан абзыйның уртанчы кызы, арада иң чибәре һәм минем беренче мәхәббәтем… Соңыннан, миңа аларның барысы белән дә танышырга да, якыннан аралашырга да туры килде. Әмма Һаҗәргә гашыйк булуым койма ярыгыннан карап йөргән чакта ук башланган иде инде!..
Ләкин, әйткәнемчә, хәлләр бик тиз үзгәрде. Июнь ахырлары булды микән, көннәрдән бер көнне Дәүләкәнгә сугышмыйча- атышмыйча гына чехлар керделәр. Бу инде Дәүләкәнне басып алган беренче кораллы гаскәр иде. Алар, кергән көннәреннән алып чыгып киткәнчегә кадәр, станциядә запас юлга куелган үзләренең эшелоннарында тордылар. Солдатлары авыл арасына чыгып, таралып та йөрмәделәр. Халык та аларга чит-ят бер кавемгә караган шикелле карый иде. Шулай да мин аларның бик көяз киенгән офицерларын әзрәк хәтерлим әле. Безгә каршы чаттагы чибәр генә йортта бер рус гаиләсе тора иде, анда берничә сылу гына ханым да күренә иде – чех офицерлары ара-тирә менә шулар янына килеп, граммофон уйнатып, танцевать итеп китәләр иде. Шул чакта мин аларны күргәләдем.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного