Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

тавы киртләч-киртләч,

      Киртләчләре бетәр, кар киткәч.

      Әйе, киртләчләр күп, болар – кәҗәләр таптап салган сукмаклар. Әмма тауның түбәсеннән итәгенә кадәр кар сулары ерып төшкән «сырлар» да җитәрлек.

      Каршыбыздагы тауга кайчан менүемне хәтерләмим, – билгеле, кечкенә чагымда үзем генә менә алмаганмындыр инде, ләкин үсә төшкәч, Каргалы малайлары белән бергә, әлеге кәҗәләр төсле, ул тауларга күп менеп йөрергә туры килде. Безнең турыдагы Урталык тавы дигәненең өсте тип-тигез иде: рәхәтләнеп чап, уйна, көрәш! Борынрак заманда Каргалының җиткән кызлары һәм егетләре дә шушы тауга менеп төрле уеннар уйный, күңел ача торган булганнар. Ул заманны Срур тутакай бик яхшы белә һәм бик тәфсилләп, матур итеп сөйли дә. Кызлар бик горур, бик «строгий», ә егетләр бик тыйнак, әдәпле булганнар, имеш, сакчылы уйнаганда егет, кызны куып җиткәч, кычкыртып кочакламаган, ә кул очын иңбашына тидереп кенә алган, имеш. Бәлки, бәлки… Ләкин мин үскәндә яшьләрнең тауга менеп уйнаулары беткән иде инде, тик ара-тирә генә аллы-гөлле чуар кызларның кояш баер алдыннан, тау түбәсендә тезелешеп, авыл өстенә карап утырганнарын әзрәк хәтерлим әле.

      Соңрак, 1924–1925 елларда, яшьләрнең җәйге уеннары ялан якка, тимер юл буендагы чирәмлеккә күчкән иде инде. Өч мәхәлләнең дә яшьләре шунда җыела иде. Егетләр, кызларның ниндиләре генә юк! Ул чакларда авылга Бәләбәйдән, Уфадан, Казаннан бик күп укучы яшьләр кайта иде. Алар арасында иске формаларын саклаган яшел фуражкалы, яшел тужуркалы картрак студентлар да очрый иде. Шәһәрчә киенгән бик сылу туташлар да бар иде. Авылчарак киенгәннәре дә бик көяз-ыспайлар, шуның өстенә шактый кыю-шаяннар да иде. Каргалы яшьләренең әнә шул кичке зур уеннарын мин дә бер-ике тапкыр күреп калдым. Миңа ундүрт-унбиш яшьләр булгандыр, инде ис кергән, хыял эшли, күзләрем – кызларда гына! Тик, кызганычка каршы, мин әле кызлар арасына кереп китә алмыйм, мин әле егет булып җитмәгәнмен – кыюлык та, әрсезлек тә юк әле миндә. Шуның аркасындадыр инде мин Каргалы кызларыннан берәүгә дә гашыйк була алмыйча калдым. Ә егет булып өлгергәч, миңа инде туган авылыма кайтып йөрергә туры да килмәде. (Соңгы кайтуым 1924 елның җәендә булды шикелле.)

      Әйе, Каргалы ул минем балачагым. Хатирәләрем дә балачакныкы. Иң элек, әнә югарыда язганча, бабакайларның иркен ишег- алларын, келәт, кое, читән абзарларын, өй ишегеннән чыгуга каршыда гына басып торган мәһабәт тауларын күргәнмен. Шул ихата эчендә генә йөргәнмен, уйнаганмын, тавыклары, чебиләре белән танышканмын, арыгач, каз бәбкәседәй, башымны үләнгә төртеп йоклап та киткәнмендер, бәлки, – бу минем әле бары ике-өч яшьлек чагым гына булгандыр. Азрак үсә төшкәч, урамга чыкканмын, күрше-тирә малайлары белән таныша башлаганмын. Бабакайлар йорты авылның нәкъ уртасында, каршыда гына иске агач мәчет – аны «урталык мәчете» диләр иде. Мәчет ихатасы кырыннан ук авыл зираты башлана. Анда иңкәйгән, кыйшайган иске кабер ташлары күп, яңалары бик аз, рәшәткәле каберләр дә күп түгел. Үсеп утырган агачлар бөтенләй юк диярлек, тик кайбер рәшәткәләр эчендә генә сирень куаклары күренә. Әмма зират өсте бер