Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

безне… Моны мин, күп еллар узгач, Срур тутакайдан ишеттем. Хәзер инде үзем дә әбекай яшенә килеп җиткән кеше, әмма минем сабый чагым әнә шул такмагында саклана.

Туганнар

      Бабакай белән әбекайдан соң миңа иң якын туганнар булып, билгеле инде, аларның уллары белән кызлары калды. Болар атакайның ике энесе – Нигъмәтулла белән Мөхәммәдъяр дәдәкай һәм ике сеңлесе – Рокыя белән Срур тутакай. Энеләре Каргалыда, сеңелләре исә Уфада торалар иде. (Кияүгә чыккач киткәннәр.) Аларның балалары да миңа шулай ук иң якын кардәшләр – туганнан туган гына, Каргалыча әйтсәк, тудыклар булабыз. Без барыбыз да бер заманда үстек. Югалтулар күп булмады, тик Рокыя тутакайның бердәнбер улы Әнвәр генә сугыштан кайтмады, аннары минем энем Илдархан кырык тугыз яшендә үлеп китте. Калганнарыбыз хәзергә исән әле… Яшь ягыннан тиңрәкләребез балачактан алып шушы көнгә кадәр, араларыбыз ерак булса да, һаман очрашып, күрешеп тордык. Ләкин кайбер кече яшьтәгеләре белән минем үземә бик сирәк очрашырга туры килде, мәсәлән, Нигъмәтулла дәдәкайның Идиятулласын мин балачагында гына бер күреп калдым.

      Инде килеп шуны әйтергә кирәктер: бу якын туганнарның берсе дә Каргалыда тормыйлар, күптән алар төрлесе төрле якка таралып беттеләр. Уфа, Казан, Мәскәү, Алма-Ата, Ташкент, Севастополь, тагын кайлардадыр яшәп яталар. Йөз илле ел безнең бабайлар яңа җирдә таралмыйча яшәгәннәр, ә минем буын ун-унбиш ел эчендә таралды да бетте. Дөрес, Каргалыдан элек тә читкә китүчеләр аз булмаган, ләкин берсе китсә, бишесе калган, төп нигез һәрвакытта сакланган. Һәм китүчеләр шул нигезгә гел кайтып йөргәннәр… Безнең нигез исә сугышка хәтле үк бетерелгән иде. Хәзер авылга кайтсаң, кемнең капкасына сугылырга белмәссең. Хәер, нигезләреннән аерылучылар Каргалыда бер безнекеләр генәме соң?! Күп алар, бик күп… (Хәтерлисездер, «Туган туфрак» дигән хикәядә авылга кунакка кайткан Клара бабасының ташландык, буш йорты урынына исе китеп карап тора – бу уйлап чыгарылган нәрсә түгел, чыны шулай.)

      Минем тудыкларның балалары читтә туып үсте, алар күптән өйләнеп яки кияүгә чыгып, үзләре инде балалар үстерде. Болар, безнең оныклар дип әйтик, Каргалыны, әлбәттә, белмиләр, күргәннәре юк, һәм күрергә бернинди теләк тә, ихтыяҗ да юктыр, минемчә. Аларның бит үз туган туфраклары йә Казанда, йә Алма-Атада, йә Ташкентта… Әле Каргалының үзендә туганнар да аны исләренә төшерәләр, сагыналар микән? Барлык җепләр дә күптән өзелеп беткән бит инде. Хәер, бик сирәк кенә төшләренә керә торгандыр әле…

      Инәйнең бер ир туганы да юк иде, ике сеңлесе – берсе Ташлыкүлдә, икенчесе Шәрлекулда иде. Шәрлекулдагы Мәрьям тутакайны мин бөтенләй белмим диярлек, ул иртә үлгән шикелле, аннары, Шәрлекул Дәүләкәннән шактый ерак булганга күрә, без аңа кайтып та йөрми идек. Ә менә Ташлыкүлдәге Кәримә тутакайларга мин җәй саен кайтмыйча калмый идем. Кәримә тутакай белән Кәшшаф җизни безнең иң якын, иң яраткан туганнарыбыз иде. Ташлыкүл бер генә мәчетле авыл, җирләре тигез дала, туфрагы кара уылдык шикелле, игенне күп игәләр, уңышны да күп алалар иде. Гомумән, халык анда таза тормышлы иде, Кәшшаф җизниләр исә авылның иң хәлле кешеләреннән