Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

озатучы туганнары да килделәр (аларны бездә «җиңгәли баручылар» дип әйтәләр)… Кышкы айлы кич иде, түбән очтан югары очка таба кыңгырау тавышлары белән бөтен авылны шаулатып килгән әллә ничә пар ат, ялгыз атлар бабакайлар ихатасына чаптырып ук килеп керделәр. Шул чакта кемдер мылтыктан да атып җибәрде. Каршы алучылар күп иде, кайтып керүчеләрнең күбесе кызмача иде, шуңа күрә буталыш, шау-шу да көчле иде. Кияү атын ишек төбенә үк китерделәр, киленне чанадан ак киез өстенә төшерделәр, Нигъмәтулла дәдәкайның кызы Зөләйха киленгә кашык белән бал-май каптырды. Икенче үрәчәле чанада кайткан килен әйберләрен – яшел сандыгын, урын-җирен – җырлый-җырлый өйгә керттеләр.

      Туй кияү ягында да ике-өч көн барды булса кирәк. Билгеле, бу тарафта да туй күтәрешкән якын туганнар кыз ягын чиратлашып йөртеп кунак иттеләр. Ләкин мин монда «кияү егете» түгел идем инде, башка балалар белән бергә буталучы малай гына, шуңа күрә безнең тарафтагы мәҗлесләрне күрмәдем дә диярлек. Һәм туйның кайчан беткәнен дә ачык кына хәтерләмим. Кияү өендәге соңгы мәҗлес тә, «җиңгәли килүчеләрнең» кайтып китүләре дә төнлә булган, ә без, ыгы-зыгыдан тәмам арыган бала-чага, төрлебез төрле урында йоклап калганбыз.

      Әнә шулай үтеп китте Мөхәммәдъяр дәдәкай туе да. Өйдә хәзер яңа кеше – яшь килен. Бусы инде миңа икенче җиңгәчәй – Хәнифә җиңгәчәй була. Ак чырайлы, юка-җиңел генә һәм бик җитез дә икән үзе. Ләкин оялчан әле, өй эчендә дә бөркәнчек ябынып, зурлардан битен яшереп йөри. Басынкы, авыр кузгалышлы Мөхәммәдъяр дәдәкайга бик кулай килгән диләр аны… Чынлап та, алар соңыннан бер-берсенә ансат кына яраклашып һәм яратышып яшәделәр. Балаларны да күп үстерделәр: Хәмзә, Зәүҗән, Рәүф, Зәйнәп, Фәнүз – болар да миңа тудыклар, ягъни иң якын туганнар.

      Бу ике дәдәм турында тагын бер вакыйга минем хәтеремдә саклана – форсаттан файдаланып менә шуны да сөйләп үтәсем килә. Шул ук егерменче елның җәе. Мин янә Каргалыда. Кем белән кайтканымны белмим – атакай да, инәй дә янымда юк иде. Ә күргәнем, исемдә калганы менә нәрсә: өйнең зур як түрендә, агач кәнәфидә өч авыл карты һәм алар янында шәльяулык ябынган, укалы камзул кигән әбекай утыра. Алардан читтә, ишек төбендәрәк, Нигъмәтулла белән Мөхәммәдъяр дәдәкай басып кына торалар. Ә мин әбекай янында аңа елышып кына утырам. Өйдә киеренке тынлык. Бары әбекай гына ашыкмыйча нидер сөйли, ә картлар алларына караган килеш ара-тирә башларын гына селкеп куялар. Нәрсә турында сүз бара – мин әле белмим, тик бераздан гына төшенеп алдым: әбекай үзе исән чакта уллары белән кызларына аталарыннан калган мал-мөлкәтне бүлеп бирергә булган икән. Картлар исә менә шушы бик мөһим эштә аңа үзләренең гадел киңәшләре белән ярдәм итәргә тиешләр икән. Шуннан соң бар булган мөлкәтне – ат, сарык, сыер кебек аяклы малларны, абзар, келәт, лапас, мунча кебек каралты-кураларны, ниһаять, арба, чана, сбруй һәм шактый күп эш коралларын бүлгәләргә керештеләр. Башта әбекай үзе кемгә нәрсә бирергә теләвен әйтә, аннары картлар, үзара әзрәк мәслихәтләшкәннән соң, кыска гына итеп ризалыкларын белдерәләр: «Ярый, Аллага