Мәсәлән, Шәриф Сүнчәләйнең яки башка берәрсенең идеалы хөрлек икән, ул инде үз иркен сөю генә түгел, бүтәннәр иркен дә таныган, хөрмәт иткән; әгәр ул кешеләр арасында гаделлек булуын тели икән, иң элек үзе гадел булырга тырышкан һәм башкалардан да шуны көткән. Кыскасы, идеал белән гамәлне алар бер дип белгәннәр, аерып йөртмәгәннәр. Йә, бу һәр заманда һәрбер кеше өчен дә шулай булырга тиеш түгелмени? Күрәсез, бернинди арттыру, мактау юк монда.
…Фәлсәфә күпкәрәк китте, кире артка чигеник әле булмаса… Каргалыда туй үтеп киткәч, бер-ике айдан соң яшьләр өчәүләп, ягъни җизни белән Срур тутакай һәм җизнинең энесе Сәгыйть кода (Сәгыйть Сүнчәләй), Уфадан безгә, Дәүләкәнгә кунакка килделәр. Март урталары иде шикелле, карлар эреп, ерганаклар юл ала башлаган кояшлы көннәр иде. Кунаклар хөрмәтенә бездә зур мәҗлес уздырылды. (Ул чакта безнең үз йортыбыз юк иде әле, арендага алган өч бүлмәле чибәр генә йортта тора идек.) Мәҗлескә Дәүләкәннең мөхтәрәм кешеләре чакырылган иде. Заманның мәгълүм ике зыялысы, ике яшь, чибәр егет, икесе дә тройка костюмнан, кара кәләпүшләрдән, берсе, җизни тиешлесе, гармунда, икенчесе, кода тиешлесе, скрипкада өздереп уйныйлар. Әйтәсе дә түгел, алар үзләренең бөтен килеш-килбәтләре, тотыш-торышлары һәм уеннары белән мәҗлес кунакларын тәмам әсир иткән, таңга калдырган булырга тиешләр. Мин моны көнендә генә белеп бетермәсәм дә, соңыннан ул мәҗлесне һаман искә төшереп сөйләгәннәрен күп ишеттем. Күрәсең, бу мәҗлес атакайның да дәрәҗәсен күтәреп җибәргәндер – кияве кем дә кодасы кем!
Әмма минем өчен иң истәлекле нәрсә Сәгыйть абыйның бүләк итеп биргән ике китабы булды. Мин әле мәктәпкә йөрми идем, хәреф-мазар да танымый идем, шулай да бу китапларга бик сөендем. Икесе дә катыргы тышлы, эчендәге битләре шоп-шома, хәрефләре дә эре-ачык һәм бит саен диярлек буяулы рәсем… Миңа әйтеп бирделәр: бусы – «Су анасы», ә бусы – «Борчак патша», язу таныгач укырсың, диделәр… Язу таныгач! Бу бит тиз түгел, мәктәпкә йөри башлагач кына, ә менә минем хәзердән үк беләсем килә: кем ул түбәтәйле малай, озын чәчле, шөкәтсез карчыгы кем тагын, ни өчен ул куркыныч карчык малайны куып бара?.. Ахырда көн саен шул китапларны карый торгач, атакай ярдәме белән булса кирәк, мин әкренләп кенә хәрефләрне аера, таный башладым, аннары тора-бара хәрефләрдән әз-әзләп сүзләр дә оештырырга өйрәндем… Ул китапларны ничәмә-ничә тапкыр «сукалап» чыгуымны әйтә алмыйм, ләкин көз җитеп, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап кергәндә, мин инде ташка басканны шактый ук «сөрә» белә идем. Шулай итеп, Сәгыйть Сүнчәләй үз кулы белән миңа «тел ачкычы» биреп китте.
Туганнар һәм туйлар турында җитеп торыр, булмаса.
Хәер, тагын бер туйны әйтеп кенә үтү кирәктер, ахрысы. Бу – Абзан туе. Нигъмәтулла дәдәкай шул авылга мине, күчергә утыртып, балдызы туена алып барган иде. Миңа инде җиде яшь түгел, ундүрт яшь иде. Бәлки, шуңа күрәдер, ә бәлки, җәйнең бик матур чәчәкле вакытында һәм илнең дә тук, тыныч, имин чагында булып узганга күрәдер, ул туй минем күңелемдә гомергә онытылмаслык