Амирхан Еники

Әсәрләр. 3 том


Скачать книгу

кешегә күпме генә кирәк соң?!» – ди иде. Хәер, югалган кеше турында төрлесен юрарга була, әмма чын дөресен генә белеп булмый беркайчан да.

      Нигъмәтулла дәдәкайның язмышы тагы да аянычрак, тагы да фаҗигалерәк… Бусы инде колхозлашу елларында булган эш. Ул елларның гаять катлаулы вакыйгаларын, үтә кискен көрәшен сөйләп тору кирәк микән? Тарихтан һәм әдәбияттан без моны яхшы беләбез. Тик шуны гына әйтү кирәктер, ахрысы: авыл җирендә бу вакыйгалардан читтә калган, бу көрәшнең кискен җиле тимәгән кеше юктыр, булмагандыр ул чакта. Менә Нигъмәтулла дәдәкайга да тия ул, әмма ничек итеп?!

      1930 елның октябрендә аны авыл Советына чакырып алалар. Авыл Советыннан, сине волостька чакырдылар, дип, Бүздәккә алып китәләр. Ә Бүздәктән инде Уфага озаталар һәм шул китүдән инде ул кайтмый – югала. Сәбәбе билгесез. Тагын юрарга гына кала. Кеше бит өеннән үз аягы белән чыгып китә, берни белмичә!.. Хатыны Мәдинә җиңгәчәйнең әйтүенә караганда, Нигъмәтулла дәдәкай ялган әләк корбаны булырга тиеш. Чынлап та, ул бит авылның бер бае яки кулагы түгел иде, гади бер средняк! Әмма бик тынгысыз вакыт, хәлләр киеренке, көрәш кискен, мондый чакта берәүнең үчлек белән чагуы да кешене харап итәр өчен җитә кала. Ә үч саклаучы зур авыл җирендә һәрвакытта табыла ул. Кызганычка каршы, аның ише хәлләр аз булмады ул чакларда.

      Хәтерлисездер аның җырын: «Утырдым ла көймәнең, ай, түренә…» Тукта, мин әйттем микән, юк микән, Нигъмәтулла дәдәкай, пленнан качкач, төшендә унике кыр казы күргән… Нәкъ унике ел торып кала ул туган илендә үзенең гаиләсе белән… «Югалган» чагында кырыкның өстендә генә иде типсә тимер өзәрлек, тынгы белмәс… дәдәкай!..

      Аңардан дүрт бала калды – икесе кыз, икесе ир бала. Баш баласы Зөләйха, атасы югалганда, җиткән кыз иде инде. Калган өчесе аталары пленнан кайткач туган балалар. Арада зурысы – Бибинур, ә кечеләре Идюк (Идиятулла) белән Шамил; Идюк олырак, ә Шамиле атасыннан аерылганда кулда гына була әле. Мин инде бу балаларның нинди хәлдә калуларын, нинди газап-нужа кичерүләрен тәфсилләп язып тормыйм, чөнки тәфсилләп тормыйча да укучы моны күз алдына китерә алачак дип ышанам. Тик шулай да аларның язмышлары турында кыскача гына әйтеп китмичә булмас, ахрысы.

      Зөләйха, атасын алып киткәндә, Каргалыда булмый – Уфада укып йөргән чагына туры килә бу көтелмәгән хәл. Ләкин ел саен ул каникул вакытларында авылга кайтып, җәйге кыр эшләрендә атасына гел генә булышып, шул ук вакытта авыл яшьләре белән бергә спектакльләр, концертлар куюда да якыннан катнашып йөри. Әйтергә кирәк, ул авылның күзгә бәрелеп торган бер чибәре иде. Йөзе-бите, буе-сыны дисеңме – бер генә дә килмәгән җире юк иде аның. Шуның өстенә табигать аны башка әйбәт сыйфатлардан да мәхрүм итмәгән: атасы кебек бик матур җырлый, пианинода шактый ук оста уйный (Уфада Срур тутакайларда торган чагында үзлегеннән өйрәнгән), янә килеп акыл-зиһен, үзен тота белү җәһәтеннән дә күпләрдән аерылып тора. Бәлки, беркадәр тәкәбберлеге булгандыр, ләкин үз бәясен яхшы белгән кайсы гына кызда юк ул?! Тик