Зиннур Мансуров

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр


Скачать книгу

югалту фаҗигасен кичергән татар халкы гасырлар дәвамында отыры чәчелүгә дучар ителгән. Үзәктән качу көчләре хәрәкәткә килгәндә, ихтыярсыз гамәлләргә бирелү бик табигый. Аяк астыннан бердәнбер җирең киткән чакта ничек «бер гәүдә» булып яшәмәк кирәк!.. Тәнемез аерым булса да, бер җан булыйк, дисез. Моны ничек эшләргә соң? Милләтебезгә киңәш бирегезче!

      Г. Т. Барчагыз Алла җебенә ныклап тотыныгыз. Алла җебе дигәнем – үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр. Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая; мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә.

      – Тәкъдир теләктәшлеге, сүз дә юк, олуг нигъмәт. Әмма илаһи ышанычны гамәлдә аклау сорала.

      Г. Т. Һич өмет юк җиңне сызганмай… Сыңар җиңнән ике кул чыгарыйк без… Теләсәк яшәргә, хаклы икәнлегебезне исбат итик… Мөселман кешегә милләт файдасын үз файдасыннан өстә тотарга кирәк… Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын… Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик… Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел… Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде… Тырышырга кирәк, карендәшләр!.. Заман – тырышмак заманы… Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!

      – Һәркемнең үзәгенә үтәрлек итеп, шигарь рәвешендә җентекләп әйттегез…

      Г. Т. Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый.

      – Халыкны уянырга чакырасыз. Чыннан да, безнең ише шималь төркиләрендә «йокы авыруы» көчлерәк төсле. Озакка сузылган кышлар гүяки каныбызны салкынайткан. Шуңа күрә холкыбыз да ул кадәр кайнар түгел. Инде әллә ничә гасыр дәвамында йокы китергеч күңелсез шартларда гомер кичерү татар халкын аң эшчәнлегенең өлешчә тукталып торуы белән бәйләнешле халәткә керткән. Йокычан егеттә дәрт булмас. Әнә бит, «Яшен» журналының 1908 елгы 2 нче санында шундый бер көлкеле рәсем тәкъдим ителгән: Русия императоры эмблемасы сугылган мөнбәр артында, башын беләгенә салып, кара түбәтәй кигән агай йоклап утыра. Аны беләсез булыр. Ул – II Дәүләт Думасындагы иң сүлпән депутатларның берсе Җиһангир Байбурин. Күрәсез, безнекеләр парламентта да йокыларын симертә.

      Г. Т. Әмма бичара татар абзыйлар йоклаудан башканы белмиләр… Руслар эш күрәләр, мөселманнар төш күрәләр.

      – Аңлавымча, сез «йокы мәсьәләсе»нең күчерелмә мәгънәсенә күбрәк басым ясап, нәкъ менә рух-үзаң уяулыгын игътибар үзәгендә тотасыздыр бит?

      Г. Т. Әйе… Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник… Милләтемезне алга җибәрергә вә мәңгелек йокыдан уйгатырга тырышу кирәктер.

      – Безнең милләт хадимнәре, эшләп арыган ат кебек, аягүрә йоклый сыман…

      Г. Т. Милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карасын, гакылын җыйсын… Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр51 илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем – милләт үзе аерыр… Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул… Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби.

      – Сез