Зиннур Мансуров

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр


Скачать книгу

Галимҗанның вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аның аерым рисаләләрендә күңелдә бер-бер эз калдырырлык нәфасәт вә мәһарәт88 күрмим. 10 сәхифәдә язылырлык бер маузугка һәрвакыт әллә ничәшәр өлеш артык кәгазь исраф итә.

      – Аңлыйсыздыр, сезнең бу фикерләрегез белән катгый килешмәүчеләр дә бардыр.

      Г. Т. Ие… Минем белән бәхәсләшүчеләр дә тизрәк табылыр.

      – Төрле яман хисләргә бирелү адәм баласына гына хастыр. Иҗат әһеленең илһамлы күңелендә исә кыллар чагыштырмача күбрәк кебек тоела. Һәм алар нечкәрәктер дә әле. Шуңа күрә килешсез сүзләр каләм иясенең нәзакәтле калебенә, аның рухи халәтенә аеруча ярсулы тәэсир ясарга мөмкин. Әгәр кемнең дә булса яманатын сатуда изгегә тартучы каләмгә кадәр файдаланыла икән… Хәер, нәтиҗәсен үзегез чамалыйсыздыр. Үчләнүләр дә еш күзәтелә. Көнчелек тамыры да бик тирәнгә киткән…

      Г. Т. Көнчеләр синең тәрәккыеңне күрсәләр, әбәда89 өрерләр. Әмма син аларга карама, үз юлың берлән бар. Өрерләр дә туктарлар… Син аларны кемнәр дип таныйсың?!

      – Мондый очракта Коръән Кәримнең «Фәлак» сүрәсендә искәртеп үтелгәнчә, «…көнчел кешеләрнең хөсетлегеннән Аллаһка сыенамын», дип әйтү кирәктер.

      Г. Т. Алла сакласын!

      – Төчеләнү итеп кабул кылмагыз, сезгә рус әдәбияты гына түгел, дөнья классикасы да яхшы таныш. Башка халыкларның кайбер каләм ияләрен хәтта юнәлеш бирүче ролендә күргәнсез.

      Г. Т. Мокътәбислектә90Жуковский – зур остазым минем.

      – Бүтән шагыйрьләрнең иҗат үрнәгенә дә зур хөрмәт белән каравыгыз мәгълүм. Мәсәлән, Александр Пушкин белән Михаил Лермонтов әсәрләренә.

      Г. Т. Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул… Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса Кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән91 бу баш.

      – Кемгәдер ияреп язу мәсьәләсендә үзегезне беркадәр кечрәйтәсез шикелле. Сез алар арасында торырлык шагыйрь бит.

      Г. Т. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул…

      – Үзен горур итеп тойган халык шагыйренә, минемчә, әхлакый кысалардагы мондый мин-минлек килешеп тора. Чамасын белгән очракта данлау да файдалы.

      Г. Т. Оригинальный нәрсәне мактау табигыйдер… Аязымны сатып алдым аһым, яшем белән!

      – Ихластан язылган «Пушкинга» исемле багышлауда сез, «Синең шигырең көенә агач, таш бии», дип, аның әсәрләренә бик үзенчәлекле бәя биргәнсез.

      Г. Т. Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә… Шулай булмады исә шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?

      – Исемнәре атап үтелгән әлеге шагыйрьләр төрле рухи җирлектә тәрбияләнеп, аларның һәркайсы тәкъдир хөкеме буенча төрле яшәеш шартларына куелган. Әйтик, Александр Пушкинның авыл дигәне дә бай әтисеннән калган утар булган…

      Г. Т. Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен», мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.

      – Бу рәвешле үз-үзен кимсетү Тукайга бөтенләй төс түгел.

      Г. Т. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан