вә гайре бөтен Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихнең очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы яки имамы өзелде.
– Изге дисбедәге мәрҗәннәр байтак җыела икән. Бу җәһәттән «Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән әлеге мәрсияне нилектән чәчмәдә язасы иттегез?
Г. Т. Мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве.
– Сез төрле уңай белән башка каләм әһелләрен дә, әйтик, рус шагыйре Семён Надсонны да телгә алып үтәсез. Аңа карашыгыз нинди?
Г. Т. Мин моңарчы жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем. Белмим, хәзер укысам – ни булыр.
– Ә Иван Никитин, сезнеңчә, нинди исәптә тора?
Г. Т. Никитинның фитрый таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел…
– Ләкин… Шулай әйтергә җыенасыз бугай. Аңа нәрсә җитмәгән соң?
Г. Т. Фәкать ул тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу – шактый кирәкле фактор.
– Сәгыйть Сүнчәләйгә язган бер хатыгызда Иван Тургенев та искә алына. Димәк, сез аның атаклы романын укып чыккансыз булып чыга?
Г. Т. Тургеневның көйсез язылган «Отцы и дети» әсәре прозамыни?
– Һәрхәлдә, авторы прозаик санала бит.
Г. Т. Анда вәзен рамкалары бер дә юк. Ә между прочим – поэзия!
– Әңгәмәнең шәхесләргә багышланган өлешендә байтак исемнәр атап үтелде. Әдипләрне күз алдына китереп бастырган чакта аларның кайберләренә беркадәр бәя дә бирелде. Ничек уйлыйсыз, күп гасырлык татар әдәбиятында иҗат көчләре җитәрлекме икән? Хәер, котылгысыз ихтыяҗны искә төшергән әлеге сорауны һәрбер халык вәкиленә дә бирергә мөмкиндер.
Г. Т. Безнең милләт тә башка милләтләрнең тәрәккыйләренә сәбәп булган чын мөхәррирләргә… мохтаҗ.
– Бер карасаң, каләм ияләре ишле күренә. Әмма сүз сәнгате әһеленең вазифасы әсәрләр язудан гына тормый бит. Үзегез әйтмешли, ул «общественный деятель» буларак та үз милләтенә хезмәт итәргә тиеш. Тынгысыз әдәби барышта төпкә җигелеп тартырга… Мондый язучылар исә күп түгел кебек. Шул ук вакытта бөртекләп саналырга тиешле чын халык улларыннан узгынчы мәнфәгатьләр хакына мәгънәсез фидаилык өмет итүләр дә бар.
Г. Т. Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр… Солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын.
– Күрәм, сез әлеге мәсьәләгә дә бик җитди карыйсыз икән.
Г. Т. Мөхәррирләр гаскәрләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз.
– Сез күзаллаган олпат мөхәррир-язучыларны күбәйтү өчен ил-көн тормышында мәҗбүри алшартлар тудырылырга тиеш: һәртөрле сәнгать әһеленә иҗат иреге бирелү, көндәлек матбугат мәйданының ихтыяҗи иркенлектә булуы, милли әдәбият белеменең югары баскычта торуы һ. б., һ. б. Әлбәттә, шушы мәгълүм исәпкә кергән тәнкыйтьнең дә зур әдәбиятка һәрьяктан тәңгәл килүе лазем.
Г. Т. Тәнкыйть – кирәкле шәйдер.
– Тәнкыйть