Зиннур Мансуров

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр


Скачать книгу

Т. Аларның… ләззәтләнә вә тәм таба торган нәрсәләре түбән вә тупас нәрсәләрдер.

      – Шунысы бик аяныч, әлеге катлам түбәнлегенә төшкән аерым басмалар да бар.

      Г. Т. Мин үземезнең арамызда бер журнал, бер газета беләмен ки, болар, тәмам-тәмам шул «мөхтәрәм мөштәриләре»нең теләүләренчә, әдәп таптап, яхшук акчаланып вә файдаланып торалар. Бәлки, алар, үзләренчә, милләткә файда итәмез, ди торганнардыр.

      – Ә милләткә файда итәр өчен, биниһая зур көч түгеп, кара эш башкарырга кирәк бит. Мондый җитди басмаларны чыгарырга рухи җирлек кенә түгел, олуг максатларга ирешерлек дәрәҗәдә матди нигез дә сорала.

      Г. Т. Акчаларга ихтыяҗ бардыр.

      – Милли матбугатны халыкка хезмәт иттерүдә меценатлар да булышлык күрсәтә ала.

      Г. Т. Татар бае газета сөйми.

      – Ошбу тема хакында сөйләшкән чакта ничектер келт итеп күңелгә килде: сез мөнәсәбәт белдерүегезне көткән аерым затларга җавапны газеталар аша бирергә яратасыз бугай. Дәрсе гыйбрәт булсын өченме?

      Г. Т. Газета битләрендә бер кешегә сөйләнгән сүз бөтен дөньяга сөйләнә.

      – Халык гаме белән яшәүче әдипне, әлбәттә, милли мәгариф мәсьәләләре борчымыйча калмый. Бу табигый дә, чөнки һәрбер кавемнең киләчәген билгеләүче варислар нигез тәрбияне гомуми белем йортларында ала. Укыту барышында һәрнәрсә мөһим. Мәктәп дәреслекләренең камиллеге аеруча әһәмияткә ия. Бу җәһәттән сезнең уку китаплары әзерләү эшенә алынуыгыз милләтен кайгырткан һәрбер каләм әһеленә үрнәк булып тора. Мондый игелекле бурычны үтәүгә ничек шулай керешәсе иттегез?

      Г. Т. Мин мәктәпләребезнең… миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым. Мәктәп китаплары язарга башладым.

      – Сезнең рус әдәбияты үрнәкләренә бәйле рәвештә язылган әсәрләрегез дә аң офыкларын киңәйтерлек укыту программалары таләпләренә туры килеп тора.

      Г. Т. Мин иттифакый101 гына тәрҗемә иткән вә икътибас ителгән шигырьләрем татар мәктәбендә беренче урынны алачак булды. Шулай булгач, мин, үз шигырьләремнән чүпләтеп, башкалардан мәктәп китабы яздырганчы, әллә нинди шәкертләрне күрә торып баетканчы, бу эшкә үзем тотындым.

      – Күрәм, бу үзенчәлекле дәреслеккә кертелгән авторлар исемлегендә җитди иҗатлы Нәҗип Думави да бар. Хәтта сезгә кизәнгән Зариф Бәширигә карата да үз тарафыгыздан киң күңеллелек күрсәтергә карар кылгансыз. Әсәрләр нинди принцип буенча сайланды?

      Г. Т. Мин анда Нәҗип Думавиның «Сугыш», Бәширинең «Балалар теләге» исемендәге шигырьләрен, үзенә һич тә әһәмият бирмичә, фәкать мәгънәви яклары яхшы булганга күрә генә алдым.

      – Бездә кирәкле эшне алдан күреп алу, шуңа көч салу омтылышы җитеп бетми.

      Г. Т. Үземезнең яңа үсеп килмәктә булган милли әдәбият бакчамыздан җыеп, яшь балаларымыз кулына шуның чәчәкләреннән ясалган бер чәчәк бәйләме (букет) тоттырмак күптән үк безгә лазем иде… «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабыны тәртип иттем. Монда… әдәбият гөлләреннән берәр-берәр чәчкәләр алынды. Безгә сабый балаларымызның кулында моңарчыга