Зиннур Мансуров

Беседы с Тукаем / Тукай белән әңгәмәләр


Скачать книгу

шулай тәкрар кылырга тулысынча хокуклы булуы, ягъни Тукайның җыр-моңны нечкәләп аңлавы безгә яхшы мәгълүм. Өстәвенә аның туры мәгънәдә җырларга яратуын да беләбез. Әйдәгез, маэстро, сүзне шуннан башлыйк әле. Җырчан булуыгыз турында үзегездән ишетәсе килә.

      Габдулла Тукай. Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә, җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем.

      – Туган ягыгыздагы Кырлай авылы сезне төшләрегезгә кереп йөдәтә, монда үткәргән еллар иң-иң якты хатирәгез булып саклана. Шулай түгелме?

      Г. Т. Күңелле чаклар!.. Ул авылның, – һич онытмыйм, – һәр ягы урман иде.

      – Җәннәт мисалындагы урманнар! Монда…

      Г. Т. Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул; монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.

      – Яралы җаныгызның татлы кичерешләре шулайрак гөман кылырга этәрә: сезнең күңелегездә гомер буе шытым биреп торган җыр-моң орлыклары нәкъ менә шушы авылда – исеме үк «җырлай» сүзенә аваздаш булган әкияти Кырлайның үтә бәрәкәтле җирлегендә салынмады микән?

      Г. Т. Мин җәй көне урман буена ат ашатырга килгән яшүсмер Гайнетдин вә Сәйфетдиннәрнең дә җырларын тыңладым… Аларның ут әйләнәсенә утырышып җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде.

      – Шагыйранә нәтиҗә ясап әйткәндә, әгәр күңелгә сандугач керә икән, андый зат җырламыйча түзә алмый. Хәтерлисездер, «Мотыйгия»дә белем алып йөргән елларда, аңлашылганча, сездәге җырчылык сыйфаты киңрәк ачылган. Җаек мәдрәсәләрендә үткәрелә торган кичәләрдә дә әлеге сәләтегезне күрсәтергә туры килгән. Анисимов күле, Чаган һәм Урал елгалары буенда да, мәгълүм Ханская рощада сәйран иткәндә дә җырлап җибәрергә яраткансыз. Шәрикләрегез раслаганча, иртә-кич тәһарәтханәгә юынырга төшкәч, муенга сөлге урап, папирос тарткан хәлдә, көйләп алу гадәтегез дә булган. Янәшәгездә балалар, өлкән шәкертләр һәм хәлфәләр тормаган очракта, әлбәттә. Хәтта әле бервакыт кече Газизә тумагызга: «Апай, минем белмәгән җырым юк», – дип мактанырга да җөрьәт иткәнсез…

      Г. Т. Мәдрәсәдүк мине җырчы диләр иде… Хәлфәләр, кече атнакичләрдә, бер кадак симәнкә, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрдә дә мине онытмыйлар иде. Мин, самавыр артына гына утырып, алар кушкан көйләрне җырлап бирә идем, шул җырларым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч симәнкә һәдия кылына иде. Мин, кулымдагы симәнкәне беткәнче яргач, тагын җырлый идем… Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугъды.

      – Баксаң, татарның сөекле «Туган тел» җыр-мәдхиясен язар өчен кирәкле хиссият җирлеге күпне колачлаган калеб катламнарында менә кайчан ук әзерләнә башлаган икән…

      Г. Т. Яшәсен туган тел!

      – Җырларга ярату белән беррәттән сезнең шәкертлек елларында ук халык җырларын теркәп баруыгыз, хәтта мондый игелекле эшкә башкаларны да тартуыгыз мәгълүм. Аларның бер өлеше, биш көлтәгә тупланып, китапларыгызга да кертелгән. «Халык моңнары» исеме белән аерым