Марат Кабиров

Бердәнбер һәм кабатланмас


Скачать книгу

күтәренкелек белән балкыган йөзләр акрынлап сүрәнләнде.

      Хәлил телефонын алды. Нью-Йорк урамында очрап кунакка чакырган кешегә шылтыратырга иде исәбе. Ләкин антенналар шкаласында бер шакмак та күренмәде. Шулай да ул аның номерын җыеп карады. Файдасыз. Ахырда трубканы кесәсенә кире салып куйды да тәрәзәгә капланды.

      Хәмит гаиләсенә күз салды. Хатыны, башын аның иңенә терәп, күзләрен йомган иде. Ләйсән белән Ләис икесе ике якка карап тынып калган. Бар да нидер көтә. Ул балаларына нәрсәдер әйтмәкче булды да, әйтмәде.

      Кинәт ул үзләре ягына кемнеңдер карап торганын тойгандай булды. Шунда борылды. Эскәмиядәге кыз аларга бөтенләй карамый иде. Ә янындагы адәм башын күкрәгенә салындырып йокы симертә. Гомумән, салонда уяу пассажирлар калмаган иде бугай. Хәер, алай түгел. Әнә бит баягы хатын иренә нәрсәдер сөйләп бара. Аның кыяфәтендә арыганлык та, күңел кайту да сизелми. Алар янындагы ир белән хатын да пышылдашып кына нәрсәдер турында гәпләшә.

      Бераздан Анна бөтенесен дә уятырлык көр тавыш белән:

      – Әфәнделәр һәм ханымнар! – диде. Пассажирлар башын күтәреп шул якка карагач, елмаеп куйды: – Сез ялга барасызмы, әллә үлемгәме?! Бернинди дә күтәренкелек сизмим. Бәлки, юлны кыскартыр өчен берәрсе кызыклы нәрсә сөйләр?!

      Әлбәттә, һичьюгы, шулай иткәндә тамчы да начар булмас иде. Әмма тыңларга әзер булсалар да, сөйләргә җыенучылар күренмәде.

      – Үзегез сөйләсәгез генә инде… – диде кемдер авыз эченнән генә. – Без ни ул…

      – Безнең арабызда бөтен Җир шарын аркылыга-буйга урап чыккан мәшһүр сәяхәтче Андрей Николаевич бара, – дип, күршесендәге иргә борылды Анна, – бәлки, ул күргән-белгәннәре белән уртаклашырга теләр?

      – Белмим, нәрсә турында гына сөйлим икән… – дип, иңнәрен сикертте Андрей Николаевич. – Күп җирләрдә йөрелде инде.

      – Һиндстан турында сөйләгез! – дип кычкырды Ләйсән, мәхәббәт темасын өмет итеп.

      – Әйе, иң куркыныч вакыйганы! – дип элеп алды Анна. – Менә болай йоклап барырга түгел, ә күзне йомарга да куркырлык булсын.

      Пассажирларның бер ише елмаеп, бер ише кул чабып куйды. Андрей Николаевич кыенсынып кына уртага чыгып басты да тынып калды. Бу уртачадан калкурак буйлы, нык гәүдәле ир иде. Күрер күзгә утыз биш яшьләр тирәсендә генә булса да, кыяфәтендәге ниндидер сыйфат олпат кеше итеп карарга мәҗбүр итә. Бәлки, дөнья гизеп, күпне күргән, күпне кичергән затларның барысы да шулайдыр.

      – Куркыныч нәрсә дисез инде… – диде ул, тамак кыра биреп. – Куркыныч нәрсәләрне күп күрдем мин. Әмма шуларның берсе мәңгегә дә онытылмаслык булып күңелемә кереп калды. Миңа Непалдагы Кали алиһә храмында булырга туры килде. Анда керү бары тик индусларга гына рөхсәт ителә, ә башкаларга бөтенләй мөмкин түгел диярлек. Аннан соң, аяк киемнәреңне салып, тездән кан елгасы буйлап атларга кирәк. Иртәдән кичкә кадәр монда чират өзелми. Килүчеләр үзләре белән корбан китерә. Әйтик, кәҗә алып киләсең икән, аны ишек төбендә үк су белән коендырасың һәм мәхлукның ризалыгын сорыйсың,