Махмут Хасанов

Саумы, Кояш!


Скачать книгу

– Хәмит шешәне алып чокырларга салды. – Әйдә, булмаса булган икән, кабып бетерик инде…

      Ул моңарчы да бераз төшергән булса кирәк, икенче чокырын кабып куйгач, исереп үк китте. Сүзенең дә рәте-чираты калмады:

      – Нәрсә, ди?! Эшкә мохтаҗ булмассыз, диме?.. Ух, зәһәр нәмәстә дә инде. Ә син, якташ, курыкма… Ишетәсеңме, мин бар чагында курыкма. Җылан юлыңа аркылы ятса да курыкма, сине чакмас. Акча шылтыравын ишетергә туры килмәсә дә, ач булмассың… Тик шуны бел: сорасаң бирми алар, ә сорамый алганны күрмиләр. Тик ала белергә кирәк. Ала белү – үзе бер һөнәр ул… Хе-хе!.. – Аннары тавышын киметә төшеп дәвам итте: – Тик ахмак булырга гына ярамый, якташ. Тормыш шундый нәрсә ул… Кая баралар инде алар, дисең син. Кем белә инде аларның кая барасын. Йә алар, йә син инде… Алар куылмаса, сукбай кебек син торыр идең Печән базары чатында. Син шуны аңла: тормышта җайлы, ягъни мәсәлән, җылы урын табарга теләүчеләр күп. Ә андый урын, белгәнеңчә, бик аз, һәркемгә дә тәтеми. Андый урын өчен хәзер кеше җанын фида кылырга, бер-берсенең бугазын чәйнәшергә әзер… Андый вакытта, туганкаем, бернәрсә белән дә санашып тормыйлар: йә син ашыйсың, йә сине кабып йоталар. Дөянең күз яшеннән курыккан бүре ачтан үлгән, ди… – Бермәл Хәмитнең уйлары буталып торды. Аннары кеткелдәп көлде дә янә сөйләп китте: – Ну, малай, хатыныңны әйтәм әле… Һаман да элеккеге кебек чибәр, сылу… Сылулыгы чамадан ашкан кыз иде шул ул. Син тагын минем бу сүзләремне авырга ала күрмә. Белгәнеңчә, дустың йә атыңа, йә хатыныңа кызыгыр, ди. Хе-хе!.. Син бит, хәерсез җан, мүкләк булсаң да, авылның бер дигән кызын кулыңа төшердең. Гәрәйханнарны әйтәм әле, тәки койрык тотып калдылар диген, ә!.. Хе-хе!.. Кызык та иттең ичмаса үзләрен.

      Сабирҗанның, аракыдан бигрәк, авылдашының җан кайтаргыч сүзләреннән күңеле болгана башлады. Шулай да аның сүзен бүләргә килештермичә, көч-хәл белән түзеп утырды. Тегесе исә караңгыланганнан-караңгылана барган лапас эчендә, күзенең акларын ялтырата-ялтырата, акча турында, байлык турында фәлсәфә сата бирде.

      – Син тагын, якташ, байларга мал-мөлкәт үзеннән-үзе килә икән дип уйлый күрмә. Кая ул!.. Билгеле, аларга безнең кебек маңгай тирләрен түгәргә туры килми. Әмма мал-мөлкәт тә үзеннән-үзе бирелми… Шулай ук безнең җилкәне тунап кына да яшәмиләр. Алар, туганкаем, иң хәтәр ерткычлар кебек үзара талашалар, бер-берсенең бугазын чәйнәшәләр… Җинаять артыннан җинаять эшлиләр. Тормыш ул – өтермән! Караклар белән шыгрым тулган өтермән… Байлар алар шул өтермәннең эре караклары, юлбасарлары… Ә без – ваклары, кесә караклары, ягъни жуликлары гына. Алар урлаганда берәгәйле урлыйлар, мәрхәмәтсез урлыйлар… Бер-берсенең, нәсел-ыруына кадәр бөлдереп, тамырларын корыталар, мир буйлап хәер өстәргә җибәрәләр… Хәер, беткәнне бетерсәң савабы була, ди бит. Шулай ул, якташ. Урлаган карак түгел, тотылгач котыла алмаган гына карак… Аларны гаепләп тә булмый. Шикаять итеп, гаепләп кара әле син аларны!.. Яисә жалу белән барып кара. Үзең үк гаепле булып калачаксың, башың зинданнан чыкмас, таш капчыкта черетерләр, тегеләй. Закон алар кулында. Закон ул пәрәвез кебек: кигәвен аны бәрә дә чыга, ә безнең кебек вак-төяк чебен-черки