Махмут Хасанов

Саумы, Кояш!


Скачать книгу

торырга, хәтта үзе теләгән калада яшәргә дә рөхсәт итмәүләре турында ишетеп калганлыгы турында әйтте ул. Аның ниндирәк кеше булуы белән кызыксынды.

      Камил, ул әңгәмәне син дә ишеткән идеңмени дигәндәй, башта Сабирҗанга сәерсенеп, хәтта чак кына сынаган сыман итеп карап куйды. Аннары өйдәгеләрнең барысын да хәйранга калдырырлык сүзләр сөйли башлады. Аларны иң гаҗәпләндергәне: ул кешенең җирдә хосусый милек булмаган, сугышсыз, кеше тарафыннан кешене изү булмаган яңа җәмгыять төзү өчен аяусыз көрәшүче дворян булуы иде. Дворянның да ниндие әле, потомственные.

      Хәзерге вакытта чит илдә, ди. Патшага, Рәсәйдәге стройга каршы газеталар чыгарып ята икән. Ул кешенең бертуган абыйсы да халык бәхете өчен көрәш юлында корбан булган, моннан унбиш еллар гына элек аны патша дар агачына астырган.

      Өйдәгеләр үзара фикер уртаклашып алгандай иттеләр. Сүзгә хәтта Миңлегөл дә кушылды:

      – Аларга тагын ни җитмәгән икән инде? Тамаклары тук, өсләре бөтен дигәндәй…

      Сабирҗан да үз фикерен әйтте:

      – Дөньяның бөкресен алай гына төзәтерсең, бар!

      Сүз кискен борылыш ясап беркөн коткарган кешенең кем булуына күчте. Ул да ачка интегүче, иза чигүче халык өчен көрәшүче икән. Чит илгә качкан кешенең фикердәше, көрәштәше. Күпне күргән кеше, ди. Гаять укымышлы, белемле, бик башлы ди үзе. Туган җиребездә, туган туфрагыбызда яшәсәк тә, без татарларны килмешәк итәргә маташучы патша самодержавиесе түрәләренең, татарларны адәм рәтле эшкә алмаска, дигән иске, мәгънәсез, кыргый, әшәке һәм җирәнгеч хорафатка теше-тырнагы белән каршы чыккан кеше, ди. Барлык илләрнең дә, барлык милләтләрнең дә хезмәт ияләре бер туганнар, чөнки алар барысы да коллык дәрәҗәсенә җиткерелгән изелүчеләр, бер нужа арбасына җигелгән кешеләр, дип өйрәтүче икән. Ул бу турыда хәтта язып чыккан һәм шул язуны бөтен Рәсәй буенча тараткан кеше икән. Шулай халык яклы, хаклык яклы булган өчен аны, залим патшаның ихтыяры белән, авыр богаулар сөйрәтеп, шәфкатьсез казак камчылары белән кыйнап, сөргеннәргә сөргәннәр, төрмәләргә япканнар. Ә ул һаман кача… Андый кешене төрмә генә куркыта алмый. Андыйлар сынсалар сынарлар, әмма бөгелә белмиләр.

      Бик хикмәтле нәрсәләр турында сөйләде Камил. Тормышны сүгеп кенә калмады, үзе дә патшага тел-теш тидереп алды.

      Пётр Семёнович кебек кешеләр әнә, каһәр төшкән бу тормышны сүгеп, аннан зарланып кына калмыйча, аны яхшырту турында хыялланалар, ди. Бөтен гомерләрен шуңа, изелгән халыкны азат итү эшенә багышлаганнар, ди алар.

      – Хәзер кимсетелүне, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәсендә татыган кеше чын тормыш өчен, якты киләчәк өчен барган көрәштән читтә кала да алмый… Баш очыбызда гына шыксыз кара канатлары белән халыкның ак бәхетен, якты көнен томалап, ике башлы каракош асылынып тора. Шуны бөтереп алып, муенын борып ташламыйча торып, гади халык бәхетнең нәрсә икәнен белмәячәк… Башка юл юк хәзер…

      Мондый кыю, шул ук вакытта хәтәр сүзләрне беренче тапкыр ишетәләр иде әле бу түбә астында. Камил киткәч, Сабирҗан белән Миңлегөл, хәзер генә ниндидер чиксез зур хакыйкатькә төшенгәндәй,