Махмут Хасанов

Саумы, Кояш!


Скачать книгу

җилпенеп эшлиләр.

      Асылханны күрү белән, Зөһрә сәнәген ялт ташлады да, эзәрлекләүдән качкан кош кебек, өйгә йөгереп кереп китте. Асылханның күзенә эш киемендә күренергә теләмәде, ахрысы.

      Бариәхмәт исә:

      – И-и, кунак бар икән ләбаса!.. – дип, шунда ук йөк өстеннән сикереп төште, бакыр төсенә кергән көрәктәй кулларын ак киндер алъяпкычына сөртештереп алгач, ике куллап күреште.

      – Без сине өченче көн үк көткән идек.

      – Эш бит… – диде Асылхан, акланырга теләгәндәй.

      – Шул инде, шул…

      – Бик иртәләгәнсез, ахрысы?.. – дип сорап куйды Асылхан, сүз югында сүз булсын дигән кебек итеп.

      – Таңның агы белән аяклану хәзер инде безнең гадәткә кергән. Нишләмәк кирәк, безнең кебекләргә мал бит сыйпау белән генә табылмый шул. Маңгай тиреңне көн-төн түгеп казганганда да бик таманга килә…

      Уртанчы кызлары Асылханның атын абзарга япты. Казан астына ягу өчен бер кочак коры утын алып кереп китте. Ул да булмады, морҗадан зәңгәрсу төтен күтәрелә башлады…

      Бариәхмәт кар базына төшеп китте. Икенче әйләнеп караганда инде ул бүкән өстендә бәрән ите чаба иде.

      Асылхан исә бераз хәл алырга теләп, бүрәнәләр өстендәге яшел үләнгә килеп утырды. Тирә-юньне күздән кичерде. Күрче, зинһар, ишегалды ук ямьле, хуш исле бит. Ишегалды – йортның күрке, хуҗалыкның көзгесе шул. Күгәрченнәр акшарлаган өй кыегына кадәр килешеп тора бу йортка.

      Шул арада өс-башын алыштырырга өлгергән Зөһрә дә өйдән чыкты. Өстендә – бала итәкле алсу күлмәк. Иңбашы күпертмәле алъяпкыч. Яулыгы өстеннән бәйләмичә генә салган юка шәльяулык җилферди. Аякларында – үкчәле читек. Ишегалдына җәйгән яссы ташлар өстеннән шакы-шокы атлап бакчага кереп китте.

      Бераздан чия, алма агачлары өстеннән калкып торган кое сиртмәсенең, күңелле генә шыгырдап, башын аска таба ия башлаганы күренде…

      «Бүләкне тапшыру өчен моннан да уңай вакыт булмас», – дип уйлап алды Асылхан. Җәһәт кенә урыныннан торды. Әмма шулчак ул үзенең кинәт кенә кыюсызланып, каушап калганлыгын сизде.

      Зөһрә аның бакчага кергәнен аяк тавышларыннан, куак кыштырдавыннан гына түгел, йөрәге белән дә тойды. Әмма ул ялт итеп борылып карамады, эшендә булды. Асылхан бура иңдерелгән тирән кое янына килеп җиткәндә, ул инде су тулы чиләген кое бурасы өстенә чыгарып куйган иде.

      Беренче тапкырында ул суны бары тик чиләген чайкау өчен генә алган булган. Әнә кое кырыеннан читтәрәк куе булып котырып үскән бака яфраклары өсте юпь-юеш. Өйләгә авышкан кояш нурлары астында, иртәнге эре чык тамчыларына охшап, энҗе, зөбәрҗәт кебек булып ялтырыйлар.

      – Зөһрә… бу мин… – Асылхан тавышының таный алмаслык булып үзгәрүен, ничектер калтыранып чыкканын тойды. Ниндидер киеренке бер каушау биләп алды аны.

      Кыз, кәшемир яулыгының почмагы белән ияген каплап, аңа яны белән тора иде. Асылхан аның йөзенә карап тәмам әсир булды, телсез калды. Эченнән генә: «Фәрештәсеңдер син! Изгедерсең… – дигән сүзләрне кабатлады. – Агачка караса – агач яфрак яра, җиргә караса – җир яшәреп