Махмут Хасанов

Саумы, Кояш!


Скачать книгу

чем-кара мыекларын зәһәр селкеткәләп, каш астыннан гына өздереп карап торган Гәрәйханның йөзен күрү белән, әйтер сүзен оныткандай, яңадан башын ияргә мәҗбүр булды. Мәрхәмәтсез иде бу караш, котыңны алырлык иде.

      Сүзне Гәрәйхан башлады.

      – Йә Миңлегөл!.. – диде ул. – Менә күр… Мин кайттым. Синең өчен, син дип кенә кайттым мин…

      – Ни сөйлисең, Гәрәйхан абый?.. Мин бик күптән ир хатыны. Балабыз да бар…

      – Беләм!.. Барысын да беләм. Миңа димәгәе, әллә нәрсәң булсын… Син барыбер минеке булачаксың. Үзең дә, балаң да…

      Бу сүзләрдән соң Миңлегөл артка чигенеп куйды:

      – Юк!.. Юк сүз сөйләмәсәңче, Гәрәйхан абый… Һичкайчан да алай булмаячак…

      Тегесенең йөзенә ерткыч төсе керде:

      – Юк! Барыбер мин дигәнчә булачак… – Аннары тавышын йомшарта төшеп дәвам итте: – Аңла, Миңлегөл… Бары тик синең өчен генә кайттым мин. Ишетәсеңме?.. Синең өчен генә. Хәзер инде әти-әниләр дә, туган-тумачалар да каршы килмәс… – Гәрәйхан, ялынып-ялварып нәрсәдер сораган кебек, кулларын алга сузды. – Шуны аңла, Миңлегөл… Кабат уйлап кара! Синең бу аякларың чабата түгел, ә укалы читек кенә киячәк; нәфис гәүдәң бу сәләмә киндергә түгел, ә асыл парчаларга гына төреләчәк… Кара ялчы булып иңбашыңа урак салып йөрү түгел, менә бу басуларның хуҗасы булуыңны телим мин. Аңла!.. Газиз башкайларымны әллә кайларга, диңгез артларына алып киткәндә дә оныта алмадым мин сине. Хыялларымда гел син генә булдың… Мин синең җавабыңны көтәм.

      Миңлегөл дә соңгы сүзен әйтте:

      – Юк, Гәрәйхан абый… Андый уйларны башыңа да китерәсе булма.

      Тегесе аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде:

      – Юкка киреләнеп маташма!.. Бернәрсә белән дә санашып тормам… Ишетәсеңме?.. Кан коелыр, күз яше түгелер. Кирәксә, бөтен нәсел-ыруыгызның тамырын корытырмын… Әмма мин дигәнчә булыр…

      Миңлегөл Гәрәйханның бу шомлы сүзләрен тыңлап та бетермәде: «Юк, юк!..» – дип йөгерә-атлап, текә яр астына, олы юлга таба төшеп китте. Ул бары тик бай малаеның: «Алайса, тәкәббер җан, үзеңә үпкәлә! Көлегезне күккә очырырмын… Сез миннән теге дөньяга качып та котыла алмассыз!..» – дип янап кычкыруын гына ишетеп калды.

      Миңлегөл Гәрәйханның төптән киселгән агач кебек килеп төшүен дә, күзләрен бер ноктага – бал кәрәзенә охшашлы сырлы чабата эзенә төбәп утыруын да, аннары кинәт шул урыннан камыл катыш коры туфракны кушучлап алуын да һәм, бармакларыннан кан качканчы йодрыгын кысып, кабат: «Көлегезне күккә очырырмын… Теге дөньяга да качып котыла алмассыз», – дип, бер үк сүзләрне тәкрарлап, учындагы туфракны төтенгә охшатып тузгытып утыруларын да күрмәде.

      Ә Гәрәйхан сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. Шуннан соң башланды инде хикмәтләр… Мәүлет агайның бакча артындагы сугарга дип әзерләп куйган арыш кибәне, ут кабып, кара көлгә әверелде. Ул да булмады, Сабирҗанның бөтен көчен салып, бурычларга бата-керә алган буаз танасы (инде сыерлы булабыз дип кенә торганда) көтүдә үлеп калды. Бар нәрсә корыды, өтәләнде. Дүрт-биш кенә бөртек тавыклары бар иде, кайсыдыр имансызы (кулы коргыры) аларга да агулы җим сибеп