Махмут Хасанов

Саумы, Кояш!


Скачать книгу

яфраклар ябышалар… Гел дә гел иелеп аска карап барудан Гөлбануның муены арыды. Аннары, башын күтәреп, өскә күз салды. Анда шылт та итмичә йокымсырап утырган агач башлары… Яфраклары саргая башлаган. Гөлбану ирексездән әле бая гына мылтыклы абзый сөйләгән әкият турында уйлый башлады. Әнә бу агачка кош каурыйлары күбрәк төшкән… сап-сары булып утыра. Ә тегесендә әнә кызыл яфраклар да бар. Димәк, анысына алтын-сары кошларның каны тамган… Ай-һай, зур икән бу урман дигәннәре. Бер дә иге-чиге юк, ахрысы. Нинди генә агачлар юк! Әнә кайберләренең очлары биектә куе томан эченә кереп югалган. Бераздан югарыга карап бару да туйдырды. Гөлбану яңадан арба көпчәкләре өстенә иелде.

      Арба, әле бер, әле икенче якка авыша-авыша, җиңелчә генә шыгырдап куя. Көпчәкләргә изрәгән балчык һәм коелган яфраклар ябыша. Шул яфраклар янына һавадан коелган кош каурыйлары да өстәлә сыман. Ул да булмый, һавада торналар кебек тезелешеп, алтын-сары кошлар да оча башлый. Аларның бер дә иге-чиге юк, имеш. Теге сакаллы абзый да шунда. Әнә мылтыгы да… Сакаллы абзый шул кошларга атмаса гына ярар иде дип борчыла Гөлбану. Ә стрелок, аның уен аңлагандай, елмаеп әйтә: «Юк, чибәрем! Мылтыгым булса да, мин кошларга тимим…» Шулвакыт, ни булгандыр, кошларның алтын каурыйлары, бөтен күк йөзен каплап, кар бураны кебек тузгый башлый…

      Гөлбану кинәт эт өргән тавышка уянып китте.

      Урман күптән инде артта калган. Томан да таралган. Олау бер ярлы гына авыл урамыннан бара. Өйләренең каралтылары да күренми. «Нинди ямьсез авыл…» – дип уйлап куйды Гөлбану. Аның күзе манаралы зур гына биек бер таш йортка төште. Шунысы гаҗәп: манара башында кыйгач ай түгел, берничә урында аркылы-торкылы тимерләр генә тырпаеп тора.

      – Әти, дим!.. Әти, – диде ул, шул таш йортка күрсәтеп. – Бу нәрсә? Мәчетме?..

      – Юк, кызым, бу – чиркәү… Урыслар мәчете.

      – Урыслар?!

      – Әйе, кызым. Бу – урыс авылы.

      Гөлбануның иң курыкканы урыс иде. Көйсезләнгән-киреләнгән чакларда әбисе һәрвакытта аңа: «Әнә урыс… урыс килә! Капчыгына салыр да китәр…» – дип куркыта торган иде.

      Гөлбану бер бәләкәй генә өй янында өстенә кызгылт чикмән кигән зур гына сакаллы бер кешене күреп шүрли калды. Әмма гаҗәп: ул кеше никтер аларга тимәде. Киресенчә, башындагы картузын салып, чак кына иелә төшеп, алар белән исәнләште. Гөлбануның әтисе дә, мылтыклы абзый да, кулларын болгап, елмаешып: «Здрастуй!..» – дип җавап кайтардылар. Гөлбану шунда, кара әле, урыслар кешегә тими икән лә. Әби юри әйткән, күрәсең, дип шаккатты.

      Тик менә авылны чыгар алдыннан гына, яман тавышлы бик ямьсез бер эт бәйләнде аларга. Аның бер аягы чүпрәк кебек асылынып тора. Күзләрен акайтып, тешләрен ыржайтып өрә-өрә, арба артыннан иярде ул. Гүя арба тәгәрмәчләренең әйләнүе аның ачуын китерә, аны чиксез ярсыта иде.

      «Әбәү, нинди әшәке, усал эт!..» – дип уйлап куйды Гөлбану.

      Мылтыклы абзый иң элек:

      – Пошёл!.. – дип, эткә җикеренде, аннары Гөлбануга карап елмаеп болай диде: – Гарип эт ул. Шуңа күрә котырына…

      «Гарип этләр шулай