Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
кичкәч, ат тотучылар дугаларга бәйләгән көмеш кыңгырауларны чиштеләр. Җиз вә көмеш кыңгыраулар төрле моңнар чыгарып зеңли башлагач, җитмәсә, атлар да каланы күреп ашыга төшкәч, күңелләр күтәрелеп китте. Ибраһим морза калын тавышы белән җырлап ук җибәрде. Әйе, аңа җырларлык, ул үз дигәненә иреште – кыз-кәләшне алып кайта. Тик, Казанга якынайган саен, Сөембикәдә сагышлы дулкынлану арта барды.
Шулай шактый юл үткәч, көтелмәгән хәл булды. Калага якынлашып килгәндә, кала яклап тузан туздыра-туздыра аларга каршы килүчеләр күренде. Вәзир Тәби арба чүпрәген ачтырды, Җәмилә белән Сөембикә бихуш килеп, тирә-юньне күзәтеп бара башладылар. Ул да түгел, хан кәләшенең арбасын ыспай киенгән, билләренә кылыч таккан, җәяләрен иң аша ташлаган, ук-садаклары көмеш тәңкәләр белән бизәлгән мәргәннәр уратып алдылар. Кәләш арбасы гаскәриләр уртасында калды. Атлар җилле генә юырталар, кыңгыраулар зеңли, күңелләр дулкынлана, Сөембикәнең исә йөрәге күкрәк челтәренә сыймый башлагандай тибә… Атлар шактый зур булган күл буена төшүгә, каршы алучылар килеп җиттеләр, кәләш арбасын туктаттылар. Вәзир Тәби арбадан төште, гаскәриләр биргән ара юлдан каршы алучыларга таба китте. Аңарга олпат гәүдәле Ибраһим морза иярде. Каршы алучылар өлкәннәрне атларыннан төшеп сәламләделәр. Шунда каршы алырга килүче карачы агай күл буенда торган бакалдактагы корабны күрсәтте. Ак җилкәнле кораб йөзеп барган аккошны хәтерләтә, җилкәнне беренче күргән Сөембикә аһ итте. Кораб аңа шулхәтле матур күренде ки, ул, Җәмиләгә сыенып:
– Әллә шул кораб белән барабызмы, Җәмилә, дим? – дип сорады.
«Нугай капкасына, Нугай капкасына!» дип кычкырсалар да, каршы алырга килүчеләр күл бакалдагындагы корабны күзәттеләр. Ул да түгел, Ибраһим морза белән вәзир Тәби кызлар янына әйләнеп килделәр.
– Кинәнәсе ит, Сөембикә, Җангали хан сиңа кораб төзеткән һәм әнә суга да төшергән. Күрәсеңме, күрәсеңме күл уртасындагы утраудагы өйне – сиңа салганнар, сиңа, балакай.
Кай тарафтандыр кәләш туктаган җиргә халык җыела башлады. Вәзир Тәби аларның аяк асларына акчалар сипте.
– Кызым, Сөембикә, сине хан һәм Казан түрәләре вә карачылары Нугай капкасында көтәләр икән. Өс-башыңны рәтлә дә, Аллага тапшырып кузгалыйк, – диде Ибраһим морза. – Вәзир Тәби, сиңа да әйтүем. Акчаң капка янына да калдыр. Халык тәгаен җыела башлап, кыен хәлгә калмыйк. Халык арасында яхшысы, яманы бар дигәндәй.
Атлар Нугай капкасына таба кузгалды. Халык үрелә-сузыла арбада утырган Сөембикәне карый, Җангали хан кәләшен, гүзәллеге турында еракларга даны таралган Йосыф кызын. Кәләшнең нурлы йөзен күрүчеләр арасында аһ итүчеләр, ваһ итүчеләр бар, артык исләре китмичә, борылып китүчеләр дә күренгәли. Чынлап та, Казан кадәр Казанда кыз беткән идеме ханзадәгә. Тик хәзер бала-чагасы, балигы-олысы ике якта да вәзир Тәби көмеш акчаларын ябырылып җыя. Алар өчен бу күктән төшкән табыш ич. Әнә шулай Нугай капкасына да җиттеләр. Капка канатлары киң итеп ачылган, асма күпер төшерелгән, басмадан капкага кадәр, эчкәре таба да зәңгәргә ак буй төшкән