Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
кенәгинә мәрхүм адашы Василийдан өч ел торып та балага узмады. Әлбәттә инде, яшь кенәз яшь кенәгинә янында бөтерелгән булса кирәктер. Бик ихтимал, балага узарга теләге гаять зур булган кенәгинә яшь кенәзгә ирек тә биргәндер— куенына алгандыр. Ә бит заманында бөек кенәз Василий III кенәгинәне озатырга адашы Василийны җибәрергә иткән иде, соңгы мәлдә Иван Овчинага тукталды, күрәсең. Елена белән монастырьдан монастырьларга йөреп, бала теләргә сәфәр чыккан булса, воевода Василий кенәз басурманнар каласын саклапта утырмаган булыр иде. Мәрхүм адашы олуг кенәз аны беркайчан да яныннан җибәрмәде югыйсә. Сугышларда да бергә булдылар, ял вакытларында да, ауларда да. Адашы аны барысыннан да өстен күрде – хак, ул вакытта Иван Овчина олуг кенәзгә якынаерга да кыймас иде. Ә Василий кенәз олуг кенәз белән бер табында утырып ашады. Хәтта адашы аны Казанга җибәргәндә: «Кенәз генә түгел син анда, хан үзе», – дигән иде.
«Хан, – диде кенәз Василий, үртәлеп. – Хан. Булырсың монда хан. Син әнә, адаш, үлдең дә котылдың, йә тәмугта янасыңдыр, йә җәннәттә хур кызлары арасында утырасыңдыр, менә адашың син калдырган утлы табада басып тора. Кенәгинә тагын. Имеш, Юныс морза белән барып килеш. Ничекләр килешмәк кирәк ул дала кыргые белән! Чаткы бит ул. Бер сүз әйтсәң, хәзер кылычка ябыша. Күптән түгел генә унлап сугышчым урманга ауга киткәннәр иде, тегеләр Юныс морза кешеләренә тап булганнар. Ни сәбәпледер ызгышып киткәннәр, эш кылычка ук барып җиткән… Мескеннәрне җир куенына да күммәгәннәр, бүреләргә ташлап киткәннәр. Ике-өч көннән эзли чыккач, кенәз Василий үзе ботарланып ташланган мәетләргә тап булды. Башта ул Арча кырына ташланырга иткән иде, бу хәл Казанда да фетнә чыгарасын искә алып, тешен кысып булса да тыелып калды. Хәзер ул әнә шул кеше каршына барсын, имеш. Дуслашсын, түбәнсенсен. Мөмкин хәлме?! Юк!
Мәскәүдән торып олан кенәз белән бер тәхеттә ил хакиме булган кенәгинә Елена Глинская Җангали ханга үлем карары чыгара. Һәм бу яман эшне кенәз Василий башкарырга тиеш. Аны, үз угланы кебек күргән Җангали ханны, һәрчак карусыз сүзен тыңлаган ханны?! Ул, кенәз Василий, Җангали ханны кенәгинә кулына кайтарып бирергә тиеш?! Ә бит ул аны чынлап та якын иткән иде. Яшь, тыңчыл, ихтыяр көче юк, һәр әмерен җиренә җиткереп үти. Кенәз Василий Җангали ханнан канәгать иде һәм гелән шулай булыр иде кебек. Бүген исә әнә шул бозау аның тарафына килүдән баш тарта, ул гынамы, фетнә оештырып ята. Тик барыбер үзе түгелдер, кемдер котырткандыр, үзенең моңа башы җитмәс. Кенәз Василийның моңа ышанасы килми иде. Ни генә булмасын, ул, воевода Василий, Җангали ханны тотып Мәскәүгә озатырга тиеш, бәлкем әле, үзе үк озатыр. Күп тә үтмәс, аның урынына агасы Шаһгали хан килер. Хак, яманаты чыккан кеше, гәүдә-сыны юк, төсе-йөзе ташка үлчим, әмма мәрхүм кенәз яратыр иде үзен, гелән үзе белән йөртер иде. Кенәз Василий зур капкорсаклы, кыска аяклы, тар маңгайлы, маймыл кыяфәтле, астыртын һәм хәйләкәр Шаһгалине күз алдына китерде. Ул аны мәрхүм адашы олуг кенәз янында еш күрер иде һәм күргән саен җирәнер, бахыр белән дәшмәс-сөйләшмәс булыр