Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
бирелеп, туган ягын исенә төшерде. Шушындый кышкы салкын көннәрдә әтисе аны дала аша күрше морзаларга алып барыр иде. Барган җайдан кинәт атларны туктатыр иде дә: «Даламны тансыкладым, тизрәк җәй килсен иде», – дип әйтер иде. Юл өстендәге кардәшләр вә ага-энеләренә тукталыр, кунак булыр һәм, әйләнеп кайтканда, атасы атларны үзе тотар, кызу кайтыр, атлар өстеннән бу күтәрелер, ахыр барган шәпкә кычкырып җырлап җибәрер иде. Еш кына атасы Сөембикәне якын туганнарында утырмада калдырды, әмма атна үтүгә килеп җитәр һәм: «Сагындым үзеңне, кызым», – дип, чанасына күтәреп утыртыр иде. Атасы утырмага башка кызларын да йөртте, әмма Сөембикә кызын үзе илтер, үзе барып алыр иде. Кышкы чана юлын Сөембикә үзе дә яратты. Монда килгәч тә, ул еш кына күрше-күлән авылларга чыкты, халык белән аралашты, моң-зарларын тыңлады һәм күндәмләнеп киткән Җангали аша аларга бик күп игелекләр эшләде. Әнә шулай ул халык теленә керде, игелекле ханбикә кушаматын алды. Шул ук вакытта ул еш кына уйга калыр иде. Ни өчен халык зарлана? Кемнән? Җангали ханнанмы, әллә булмаса ясак җыючы тарханнарданмы? Гаеп атта да, тәртәдә дә бар иде. Ул йөри-йөри инанды: күп очракта халыкны урындагы түрәләр рәнҗетәләр икән – артык салым җыялар, халык теләге белән санлашмыйлар. Сөембикә аларга кулыннан килгән кадәр ярдәм итте. Әмма ил-халкына төшкән моң-зарны якын-тирә авылларга гына йөреп бетерерлек түгел иде. Бу хакта ул, Хак Тәгаләдер, Җангали ханга да әйтте. Әмма ирнең җавабы аны бер дә канәгатьләндермәде. Әллә шуннан, әллә шул хәлләрдән соң ул кисәк үзгәрде, кисәк бөтен гаепне илне баскаклыкта тоткан урысларда, шәхсән воевода Василий кенәз йөзендә күрде. Моның өчен аны юк итү чарасы гына бар иде. Һәм бүген ул моңа иреште.
Әле булса хәтерендә: Хөршидә бикә аны болдырында колач җәеп каршы алды, күгәрчендәй гөрли-гөрли өйгә алып керде, тунын салдырды, киез итекләрен каравыш кызлары алып киткәч, үзе үк җылы чүәкләр китереп бирде. Үзе ханбикә янында бөтерелде, үзе «яз килә, ә суык һаман» дип зарланды. Хөршидә бикә аның туй табынында иң түрдә утырган иде. Сөембикә аны күргәч тә ошбу хатындагы зыялылыкка, горур тәкәбберлеккә сокланган иде, хәтта Җангали белән тору мәлендә аңа охшарга да тырышты. Тик тәрбия башка идеме, һич тә Хөршидә бикә була алмады. Хөршидә бикә аңа гади-садә итеп дәшсә дә, гүзәллеге турында мәдхияләр укыса да, ахыр чиктә Сөембикә барыбер аңа ышанып җитмәде – йөзендә һәрчак икейөзлелек, ясалмалык күрде. Баштагы мәлдә ул моңа борчылса да, соңыннан килеште тагын – барысына да кул селтәде, ничек бар, шулай кабул итте. Әмма очрашкан саен бикә йөзендәге икейөзлелекне тагын да ачыграк күрде. Шуңа да карамастан Сөембикә һәрчак ошбу тәкәббер вә горур хатынга тартылды, аның белән сөйләшеп утырасы, үз күзеннән читтә калган Казан хәлләрен беләсе килде. Кабан күле буендагы мәһабәт сарайда яшәүче Булат бәк Ширин Казан каласының иң олуг байларыннан иде. Мәмләкәткә нинди генә хан килмәсен, аның уң кулында һәрчак Булат бәк Ширин утырды – мәҗлесендә дә, табын җыенында да. Шул ук вакытта Булат бәк үзеннән сөекле бикәсен беркайчан да калдырмады, зифа бикәсе һәрчак янәшәсендә булды. Утарын да