Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5


Скачать книгу

Казаннан качкан үткен тылмачлар, илчеләр, муеннарына тәре таккан татарлар бар.

      – Алатларны, ханиям, алар белән тиңләп булмый. Алатлар үзебезнекеләр. Йөзе кара Иван IV не кара син. Олан башы белән мөһерен сугып, синнән атлы гаскәр сорап җибәргән.

      – Җибәрми торсын әле, ханбикәм, Җангали хан аңа гаскәр. Көтеп ала алмас олан кенәз, ханбикәм, бездән гаскәрне. Моны сиңа Җангали ханың әйтә, – диде киенә-киенә Җангали хан.

      – Без алар белән орышмабыз, ханиям, без алар белән тыныч сәүдә итү өчен солых төзербез, шул ук олан кенәз белән.

      – Мәскәү йортында бик яман чукынган татарлар бар. Әйтик, алат сәүдәгәре Һашим бай оныгы Адашев. Польшада, Төркиядә, Молдаван түрәләрендә хезмәт итә. Берничә тел белә. Хәрби белгеч, ниндидер яңа калканнар уйлап тапкан. Хәзер әнә бөек кенәгинә аягына килеп егылган икән. Олан кенәз тәрбиячесе Сильвестр белән кулга-кул тотынышып яшиләр, имеш. Олан кенәзгә нотык хаты язып биргән, олан кенәз укыган да тәмам мөкиббән киткән, диләр.

      – Ул Адашевка без хат юлларбыз. Бөтен татар исеменнән. Онытмасын иде каян чыкканын.

      – Юлларбыз, юлларбыз, ханбикәм. Йә, бакчы, килешәме иреңә хәрби кием?

      – Сиңа бар нәрсә дә килешә, ханиям. Чөнки син – хан, – диде Сөембикә, Җангалинең янә битенә кагылып, ул ире белән чынлап та горурлана кебек иде. – Тик ашык, Җангали, воевода Василий да йоклап ятмыйдыр.

      Җангали белән Колшәриф чыгып киткәч, Сөембикә «уф» диде һәм тәрәзә каршына барып басты. Бик озак дәшми торгач кына, Искәндәргә таба борылды.

      – Барысы да без уйлаганча барып чыкса, Искәндәр, мин сине берәүдән дә рәнҗеттермәм. Өйрәндем, гадәтләндем мин сиңа, күрәм, үзең дә тәгаен күләгәмә әверелдең. Туганым кебек күрә башладым үзеңне.

      – Ханбикәм, воевода Василийның Казанда кимендә өч мең батыры бар. Аларны да…

      – Кылыч корбан сорамый, Искәндәр. Нишлисең, тәкъдирләре шуннандыр, мин аларны Казанга чакырып китермәдем. Хәзер инде воеводаны һәм аның батырларын синең белән мин генә коткара алмабыздыр. Арча капкасына Юныс бәк килеп туктады. Син беләсең булса кирәк, воевода Василий Пенков халык белән уртак тел таба алмады, үз өендә кебек кыланды. Халык ачуы яман бит ул. Шулаймы, син дә күрдеңме?..

      – Шулай, ханбикә. Тик барыбер… Аннары алатлар яклы Булат бәк Ширин…

      – Булат бәк Ширин гүзәл бикәсе белән алатларга киткән, диделәр. Ләкин мин беләм, ул анда китмәде. Миңа бу хакта угланы Нургали әйтте. Казанда качып ята Булат бәк Ширин. Ә Нургали угланын, мөгаллимем, мин фетнәдән соң баш карачым итеп куям, ягъни вәзирем булачак ул. Җангали хан да минем белән килешер. Акыллы, сабыр, тәвәккәл, дәрәҗәле аксөяк нәселеннән. Мин биредә әнә шундый кешеләргә таянырга тиешмен. Кенәгинә Елена кебек. Кенәгинә Елена әнә яшь кенәз Телепнёвка таяна, диләр. Барча йомышын ул башкара икән. Һәм бик дөрес эшли. Бүген акча реформасы уздырып ята, ди инде. Кремль-кирмәнен яңабаштан күтәртергә Италиядән осталар китерткән. Мин беләм, митрополит Даниил кенәгинәгә каршы иде, кылган эшләрен хупламый, дип сөйлиләр. Ләкин аны куганнар бугай инде. Кенәгинә шулай ук Дума боярларын алыштыра, үз тарафдарларын куя