Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5


Скачать книгу

халкы канәгать түгел, аларга кала нигезендә туган ир бала кирәк. Җитмәсә, Җангали хан Мәскәү воеводасы, чын мәгънәсендә явыз вә эчкече Василий Пенков сүзеннән чыкмый. Хәзер әнә шул сәяси өермәгә Искәндәр дә килеп керде. Аның бер дә сәяси эшләр белән шөгыльләнәсе килми, ул Сөембикә ханбикәгә гашыйк. Гашыйк кына аз, ул ансыз яши алмый башлады. Җәһәннәм төбенә олакса ни булган сәясәтләренә. Ул аны ярата, ансыз яши алмый. Төшләренә керә, төннәрен саташып чыга, күзалдында ул да ул. Илереп-исәрләнеп йөрер хәлләргә калган мәлләре булгалый. Тик кемгә әйтә ала бу хакта. Юк, әйтә алмый. Ә бит ханбикәнең аңарда гаме дә юк, күрә-күзәтә ич! Әмма барыбер мәхәббәтеннән ваз кичмәс. Ул бүген-иртәгә ислам динен кабул итәр, мәчеткә йөри башлар. Колшәриф шәех белән аның шул хакта сөйләшәсе килә. Ул үзе генә белә, митрополит шымчысы Александр Глазатый Сөембикә ханбикәгә булган мәхәббәте аркасында гына ислам динен кабул итте, аның белән теләктәш, диндәш булу өчен, һич кенә дә сәяси чарасызлыктан түгел. Әйе, Искәндәрнең өмете-теләге, уе-хисе зурдан иде – Сөембикәне, һич югы, бер мизгелгә бәхетле итү. Тик ханбикә күңелендә Искәндәрнең мәхәббәте кайтаваз табармы?! Искәндәр газиз мәхәббәтен үзе белән гүргә алып кереп китмәсме?.. Тик онытмасаң иде, Лександр, син бит чынында христиан. Митрополит Даниил яисә Макарий сине җир астыннан табып алырлар…

      Әйе, воевода Василий Пенков кисәк кенә аның күңеленә кара шом салды – ул аның боерыгын үтәргә тиеш. Һәм тиештер дә. Ә син ханбикә кадәр ханбикәгә гашыйк булып, аңа багышлап шигырьләр тезәсең, тарихка язам дип тырышып, төннәрең йокысыз үткәрәсең. Алай димә, димә алай, син хәзер дә аның ягымлы күз карашыннан аягына төшеп, итек башын үбәргә әзерсең. Һәм җай чыкса үбәр дә.

      Мәгәр кем урысларга каршы фетнә оештыра бүген? Әнә шул син гашыйк булган Сөембикә ханбикә түгелме? Җангали ханны ул җиңгәндер. Аннары ул сәяси хәлләрдән гомумән ерак йөрде, сәләте дә, теләге дә булмады. Ул курчак хан иде, курчак хан булып калыр да. Казан халкы каланы урыс басты дип зарлана. Бу хакта Искәндәр һәр җирдә ишетеп йөри. Хак Тәгалә ич, ачу килмәслек тә түгел, хансарайда алар, урам кибетләрендә янә урыс сәүдәгәрләре, гәрчә күпчелеге татар сәүдәгәрләре булсалар да, урыс товарларын саталар. Кыскасы, алыпсатарларның күбесе урыслардан, хәтта тамгачылар арасында да кызыл йөзле урыслар күренгәли башлады. Моңа кадәр казанлылар, ризасызлык белдерсәләр дә, коралга тотынмадылар – зарландылар, сукрандылар, орыштылар һәм оныттылар, әллә гадәтләнә башладылар, әллә килештеләр. Ә менә соңгы көннәрдә казанлылар янә кайный башлады. Иң башлап моңа Искәндәр игътибар итте, чөнки канәгатьсезлек урамнан сарайга үтеп керде, әмма бу хакта Искәндәр воевода Василийга әйтмәде, әйтергә дә җыенмый. Күңеле белән инде ул мөселман, ислам динен кабул итте. Тик барыбер эчне нидер тырный, ниндидер ялгышлык кыла кебек. Әйе, гафу ителмәслек ялгышлык. Фетнә купса, һич булмас димә, бер җайдан аны да дар агачына асып куярлар. Асмасалар да, көн күрсәтмәсләр. Анда инде үлепләр гашыйк булган