Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
аркасыннан сөеп: «Сөйгән егетең бармы?» – дип сорады. Кыз, салкыннан тагын да алсуланып киткән йөзен яулык-шәл очы белән каплый төшеп: «Бар, ханбикә, бар», – диде. Сөембикә аңа иңендәге шәлен салып бирде, күзләренә карады: «Бәхетле бул!» – диде. Аннары, башын күтәреп, барчасы да ишетсен дип булса кирәк: «Ханбикәң истәлеге итеп сөйгән егетеңә күрсәтерсең», – диде.
Искәндәр чана янына йөгерде, аннан ханбикәгә шәл алып килде, чөнки Сөембикәнең халыкка иңендәге шәлен салып бирү беренче тапкыр гына түгел иде инде. Сөембикә Искәндәр китергән шәлне иңенә салды да ишегалдына атлады. Искәндәр аңа иярде. Өмә хуҗасы, ни кылырга белми өтәләнеп, йорт буенча чабып йөри, әле тегесенә, әле монысына эш куша, кычкырына, каударлана иде. Ханбикә аны үз янына дәшеп алды һәм борчылмаска кушты, үзенең ни өчен килү максатын әйтте бугай: хуҗа агай тынычланып болдырга таба юнәлде.
Күп тә үтми ап-ак итеп юылган казларны, кызларның көянтәләреннән алып, егетләр келәткә кертеп тезделәр, ул арада өйдән йорт хуҗасы чыкты, кунакларны өйгә дәште. Кунаклар керәсе өй эчендә нинди ыгы-зыгы баруын күз алдына китерүе кыен түгел иде. Алгы якка тәмле аш исе чыккан, борыннарны кытыклап тора, кунакларны җитәкләп диярлек түр якка алып керделәр. Сөембикә белән Җәмилә күзгә-күз карашып алдылар да, итекләрен салып, түр яктагы мендәрләргә барып утырдылар. Искәндәр ишекъяры таптанып калды.
– Искәндәр, ә син, бар, сакчы егетләрне кара, ашат-эчерт, күз-колак бул, – диде Сөембикә, бүлмә җиһазларын күздән уздыра-уздыра.
Искәндәр чыгып китте, Сөембикә табындагы ризыкларга күз салды. Урта хәлле игенченең табыны мул иде, каралты-курасы да нык, төпле. Кызлар белән егетләр иске өйдә тамак ялгап та алдылар бугай, ишегалдында чырыйлаган, көлешкән тавышлар ишетелә башлады.
Искәндәр бер читкәрәк китте дә ихата киртәсенә утырды. Кызлар белән егетләр башта бер-берсенә мәзәк такмаклар әйттеләр, аннары уенга керештеләр. Ниһаять, каз канатын яшерү башланды. Бу – уенның иң кызыгы иде. Башта каз канатын түгәрәкләнеп баскан егетләр уртасына ташлыйлар, егетләр канатны эләктерәләр дә бик тиз генә яшерәләр. Шуннан соң бер сафка тезелеп басалар. Кызлар нәүбәтләшеп егетләрдән каз канатын эзлиләр. Борын-борын заманда Казан төбәгендә яшәгән төрки-болгар халкы ошбу уенда каз канатын тапкан егеткә кияүгә чыгарга тиеш булган, имеш, диләр. Хәзер исә каз канатын тапкан кыз белән егет келәткә кереп бикләнәләр һәм егет «Ачыгыз!» дип әйтмичә, ачмыйлар икән.
Һәр кыз егетләр сафыннан узды, һәммәсен дә капшап карады, үзләре оялалар, йөзләренә гүя ут каба, ә үзләре барыбер канатны табарга тырышалар. Үз нәүбәте җиткәч, һәр кыз егетләр сафын уза, шиге төшкән егеттән каз канатын эзли, тегенең кытыгы килә, әллә юри көлә, кыланган була, ә кыз исә канатны эзли – егетнең бар җирен капшый диярлек. Менә шунда көлү вә ирәешү башлана. Ниһаять, кызларның берсе егетнең куеныннан каз канатын тартып чыгарды Һәм алар, кулга-кул тотынышып, келәткә кереп бикләнделәр. Ә тышта калганнар чыр-чу киләләр, келәттәгеләргә киңәш-сабак бирәләр. Егетләр: «Батырша, ныграк