Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5


Скачать книгу

белән якынаеп китә, ә теге үз чиратында олан кенәзнең карачыларын һәм киңәшчеләрен берәм-берәм кулга ала. Ә мәмләкәт белән идарә итүне боярлар алдында кенәгинә Елена Глинскаяга тапшыра. Әйе, гәрчә тәхеттә олан кенәз утырса да. Әнә кая таба бара хәлләр Мәскәүдә. Әллә соң биредә дә, әйтик, мәмләкәт башына Сөембикә ханбикәне утыртырга җыеналармы?..

      Башына шундый уйлар килүгә, Искәндәр эсселе-суыклы булып китте. Ул ни кылырга белми арлы-бирле йөренергә кереште. Ахыр артына да әйләнеп карамый өенә кайтып китте. Башта ул чишенми-нитми воевода Василий янына йөгерергә иткән иде, ишегалдында берәүнең йөренүен күрде һәм бу уеннан кире кайтты. Әйе, аның артыннан кемдер күзәтә. Аның кем икәнен беләләр. Хәер, аның бу хәлне яшергәне дә булмады. Яшергәне булмады, әмма берәүгә дә әйткәне дә булмады шикелле. Мәскәүдән ул дәвамлы рәвештә хатлар алды, үзе дә даими җибәреп торды – бары тик. Мәгәр Мәскәүдән бер генә боерык та алмады. Боерыкны аңа воевода Василий җиткерде. Иллә Василий кенәзгә ышануы кыен иде, нигездә, Искәндәр бары тик руханиларга буйсынды. Алар әмереннән башка ул аяк та атламас, чөнки алардан башка аралашмаска ул тәре үбеп ант итте. Воевода Василийның кыланышы аңа тагын, тагын ошамады. Ләкин тыңламый да булдыра алмады, чөнки ул, әйтүе хак булса, аның да иминлеген саклый иде.

      Искәндәр тәмам чарасызланды. Ни кылырга тиеш ул? Нигә әле кадала-каплана өенә кайтты?.. Хәзер үк, хәзер үк сарайга йөгерергә һәм ханбикәнең Җангали хан яныннан чыкканын көтеп торырга.

      Ул әйләнеп килгәндә, тупсабаш алгы якта шәм салучылар белән кызу-кызу ни турындадыр сөйләшә иде, Искәндәрне күрүгә, аның янына ашыкты.

      – Искәндәр мөгаллим, ханбикә сине дәштергән иде, син каядыр китеп баргансың булып чыкты, – диде.

      – Мин өемә генә кайтып килдем. Китабым оныткан идем. – Искәндәр куеныннан бер китап чыгарды. – Алган кебек идем үзе, – дигән булды аклангандай. – Ханбикә сораган иде.

      – Сабыр ит, – диде тупсабаш Тинбай, Искәндәрнең аклануына колак та салмыйча. – Хәзер дәшәрләр.

      – Колшәриф хәзрәтләре андамы, Булат бәк Ширин угылы Нургали дә андамы, китмәделәрме?

      – Анда, мөгаллим, анда. Вәзир Коләхмәт тә, Ходайкол углан да.

      – Кһм, – дип тамак кырды Искәндәр. – Озак утыралар. Хәзрәтләре Колшәрифне күрәсем килгән иде. Ул миңа бер китап ышандырган иде. Атасы, мәрхүм, урыны оҗмах түрендә булгыры, изге кеше иде. Борһан шәех исәптә түгел, ул Мәскәү ягын каерды, изге Мансур шәех турында әйтүем…

      – Синең өчен изге, минем өчен исә гап-гади адәми зат иде, Искәндәр мөгаллим, – диде тупсабаш Тинбай. – Урыс кенәзе, башы яшь булса да, Польша-Литвага каршы сугыш башларга җыена икән, кһм, Җангали ханнан гаскәр сораган. Казанны үз йортым дип бара икән. Төшендеңме, мөгаллим, эшләр кая таба бара? Бөек кенәгинә олан кенәз мөһере белән әмер-үтенеч хаты җибәргән, воевода Василий иртән иртүк хатны Җангали ханга кертеп бирде. Хан тәмам аптырауда. Ханбикә аны тынычландыра.

      Әнә ничек икән. Хангали хан Мәскәүгә атлы гаскәр җибәрергә