Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5


Скачать книгу

каты-каты кисәтүләр ясап йөрисең икән. Килешми. Кара халык – кара сарык ул. Мин беркайчан да кара халык яклы булмаячакмын, әйтте диярсең. Минем мәмләкәтем иң әүвәл кара халыкка түгел, аксөяк морзаларга таяна. Мин аларга ышанам, ханбикәм. Кеше, әлбәттә, һичкайчан канәгать булмас, бу – хакыйкать. Ризасызлык аның канына сеңгән булыр. Ризасызлык аны караклыкка, юлбасарлыкка этәрә. Гакылы булган кеше моны аңлый, вакытында туктала, ә менә гакылы сай кеше оран сала, буза куптара. Юк, мин ул морзаны һич тә акларга вә якларга теләмим, киресенчә, мин аның үзен җәзага тарттым, килеп әләкләгән өчен үзеннән унике алтын акча түләттем. Йөгерә-йөгерә түләде, рәхмәтләр укыды.

      – Халкың зарын, ханым, сиңа да тыңлаштырырга ярыйдыр. Аннары, халык ул кара сарык түгел, гәрчә кара сарык дисәң дә, әнә шул кара сарык көннәрдән бер көнне сине тәхетеңнән алып атуы бар. Анда инде сине морзаларың һәм урыс воеводаң Василий гына коткарып кала алмастыр. – Сөембикә каерылып Искәндәр ягына карады, бу аның чыгып тор әле моннан диюе иде. – Минем синең белән күзгә-күз сөйләшәсем бар, ханиям…

      Александр Глазатый ханбикәдән һич тә моны көтмәгән иде, бер мәлгә каушый калды. Ул ханбикәне мәмләкәт эшләренә кысылмый дип белә иде. Ир-канаты Җангалине беркайчан да яратмаган, тәхет ягында аның белән беркайчан да сүзгә килмәгән ханбикә, төскә-йөзгә алышынып, ханны урынына утыртмакчы. Шаккатмалы хәл иде, хәтта ни якын иткән, бер уйлаганда һичнинди сере булмаган мөгаллимен дә куып чыгарып җибәрде. Һәрхәлдә, шулайрак тоелды Искәндәргә. Алгы якта вәзир Коләхмәт, Ходайкол углан, Булат бәк Ширин, карачы Нургали үзара сөйләшеп торалар иде, Искәндәрне күрүгә, шым булдылар. Ул арада алгы якка күптән түгел генә шәех дәрәҗәсен алган Колшәриф килеп керде. Ул барчасы белән дә кул биреп күреште дә, һәммәсе утырышып дога кылдылар. Кай тарафтандыр укып кайткан, атасы вафат булгач, аның урынына шәех булган төз гәүдәле, мәһабәт сынлы, зыялылыгы йөзенә чыгып торган Колшәрифтән Искәндәр көнләшеп куйды. Олуг шәех аның белән дә килеп күреште, бер дә кяфер дип читләмәде. Бусы Искәндәргә ошады. Ләкин руханилар башлыгының бу вакытта хан янына килүе сәеррәк иде, гадәттә, шәех янына хан үзе барыр иде. Тагын да сәере шул булды: ханбикә аларның барысын да тәхет ягына дәшеп алды, алгы якта тупсабаш белән Искәндәр икәү генә калдылар. Бу хәлне күреп, Искәндәр борчыла башлады. Аңа калса, хан ягында ниндидер серле сөйләшү бара иде. Хәзер шиге калмады, фетнә башында ханбикә тора. Юкса иртән иртүк хан ягына килеп керер идеме? Булган хәлме? Кем уйлаган, кем уйлаган?..

      Искәндәр икеләнә калды: чыгып китәргәме, әллә булмаса сабыр итәргәме? Чыгып китәр иде – тупсабаш аңардан күзен дә алмый, сабыр итәр иде – бер-бер хәл кылырга кирәк, түр якта ким куйганда Җангали ханны кысрыклау бара булса кирәк, һич булмас димә, үтереп ташлаулары да бар. Бу хәлне тизрәк воевода Василий Пенковка җиткерергә иде дә бит, елгыр күзле тупсабаш аңардан күзен дә алмый. Димәк, моңа мине сакларга кушканнар. Кем? Вәзир Коләхмәтме, ханбикә үземе? Аннары нигә болар арасында Юныс морза юк. Сәер, сәер эшләр бара сарайда.

      – Мин китим инде,