Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
үрелеп төргәкне алды, сүтте, ябыштырылган җилеменә, сугылган мөһеренә игътибар итте. Мөһер кенәгинәнеке иде.
– Килгәндә чирмешләргә тап булдык, – дип сөйләнде кенәз Мороз. – Мылтыклар булмаса, эленеп торасы иде Иван Морозга агач ботагында. Унҗиде кешемне югалттым. Монда хәлләр ничек соң? Татарлар баш күтәрергә җыенмыйлармы? Сафа Гәрәй хан ихластан киләсе итсә, син дә монда каласың. Укы, хатта да шулайрак әйтелгәндер. Дикъкать белән укы, хатны кенәгинә үзе язды, үз кулы белән, олан кенәз тамгасын салды. Мин иртәгә үк Җангали белән гаскәриләр җыярга керешергә тиешмен. Ливония белән сугышны дәвам итәргә исәп тоталар. Кимендә ун мең атлы гаскәри бу айда ук Мәскәүгә җибәрелергә тиеш, аннары тагын… Мылтык, дары җитәрлек китердем. Җангали хан ни хәлдә соң? Исән-иминме?..
– Әлегә җайда, кушканны үти, әйткән сүзне тыңлый.
Эшләр бөтенләй башкача иде, ләкин кенәз Василий эшнең асылын әйтергә теләмәде, Телепа кебек үк, ул Морозны да яратып бетерми иде.
– Ханның бикәсе күз алмалы чибәр, диләр. Хәйран, имеш. Хакмы шул?
– Чибәр, хәйран матур, – диде кенәз Василий теләр-теләмәс кенә.
– Акыллы дамы? – Иван Мороз алдына куйган кружка белән эчемлекне күтәреп куйды, аннары тозлы балыкка үрелде, өстәл читенә суккалап алды. – Артык чибәр хатында акыл сайрак була торган иде.
– Ханбикә матур да, акыллы да, кенәз Мороз. Җангали хан аның кулында диярлек.
– Ху-ху, күр әле син аны. Димәк, дала нугае бәгенең кызы Җангали ханны бөтереп итек кунычына тыккан. Беләсеңме, мин аны шулай булыр дип уйлаган идем дә. Җангали ханны мин күреп беләм, хатын-кыз күзе төшәрдәй кеше түгел. Кыска вә карсак бәдәнле, кыяфәте дә ташка үлчим. Хөсетле…
Кенәз Василий Иван Мороз кружкасына тагын көмешкә койды, бавырчы китергән чучка итен Мороз янынарак этәрде.
– Эч, җитеш, аша. Тамагың ачкандыр.
– Минем сугышчыларымны да ашатсыннар иде.
– Борчылма, аларны ашатучылар бар. Казан азык-төлеккә бай кала. Мәскәүдә ипигә интеккән чаклар бар иде, ә монда барысы да мулдан, аннары бермә-бер очсыз. Җитешле яши татар халкы. Эштән дә, аштан да баш тартмыйлар.
– Безнең урыс халкына сугыш булса шул җиткән, шулаймы?
– Алай димәс идем, безнең халык арасында да төрлесе бар, татарларда да. Гомумән, татар халкы тырыш, шуңа җитешле яши.
– Җитешле яшәгәч, нигә соң зарланасың, кайтам дип кенәгинәнең җелеген корыткансың. Әйбәт, җитешле урын булгач, үзең генә торыр идең. Бурсык син, Васька, бурсык та бурсык, син дә бурсык. Хатының сагынгансыңдыр әле. Теге нидән тартып алган хатының. Чибәр хатының, Василий, чибәр. Тикмәгә генә кеше кулыннан тартып алмагансың икән. Күрдем дә таң калдым.
– Җитте, Мороз.
– Татарлар бик кырыс халык, рәнҗеттеләрме әллә? – дип мыгырданды исерә башлаган кенәз Мороз. – Ә үзләре без татарлар түгел дип баралар икән, имеш, алар борынгы төркиләр— болгарлар. Бәлкем, шулайдыр да. Бер дә татарга охшамаганнар. Кунакчыл, ихлас халык.
– Хак, кунакчыл, ихлас халык, Мороз. Ләкин усалга – усал, явызга –