Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5


Скачать книгу

килешми, государыня. Җангали ханны Иван Телепа өендә үтерәләр. Кабат әйтәм, бу башбаштаклыгы өчен Телепа үкенепләр куяр әле. Кирмән-кала татарлары аңа моны гафу итмәсләр.

      – Иван Телепнёв кенәзгә, атакай, мин үземә ышанган кебек ышанам. Ул хата кылмады, ул гөнаһсыз.

      – Хәерле булсын, государыня. Якламагыз кенәзне. Миңа барысы да билгеле. Әйтер сүзем шулдыр: ары таба миннән бернәрсәгезне дә яшермәсәгез иде. Хәзер безгә Сафа Гәрәй хан белән араны җайларга кирәк. Хансарайда минем ышанычлы кешем бар. Аллага шөкер, исән-имин торып ята. Минем аңа рәхмәтем зурдыр. Хәзерге көндә ул Сафа Гәрәй сараенда тылмач вә мөгаллим хөкемендә яши, иншалла, ары таба да яшәр.

      – Атакай, Җангали ханның гәүдәсен мин Казанга озаттырдым.

      Митрополит янә йөреп килде һәм, Еленаның күзләренә туры карап:

      – Менә монысы өчен мең рәхмәт, государыня. Юкса безнең Кирмән-кала татарларын кулдан ычкындыруыбыз бар иде. Алар казанлыларга барып кушылган хәлдә безгә бик тә авырга килер иде. Көй белән керткәнне чөй белән кагып чыгармыйлар, государыня. Җангали ханны бире алып кайтып башын чапканны ишетсәләр дә, мәете Казанда табылгач, моңа берәү дә игътибар итмәс. Казан безнең йорт булып калсын дисәгез, тиз арада яу йөрү хәерле булыр, государыня. Яу башында Иван Телепа булсын, Шуйскийны да калдырмагыз. Ир-ат данны орыш кырында яулый, ятакта түгел.

      Усал иде митрополит Даниил, астыртын усал, әмма Елена Глинская аның сүзләрен гүя колагы яныннан уздырды. Хак, ул Иван Телепнёв кенәзне ярата. Шуннан ни, ни гаебе бар аның, сөелергә вә сөяргә хакы юкмы?! Бар, бар!

      – Безнең бит әле Польша белән араны өзгән юк, атакай.

      – Безнең кан дошманыбыз христианнардан торган Польша түгел, Казан басурманнары, государыня!

      – Кирмән-кала татарлары да мөселманнар ич, атакай.

      – Кирмән-кала татарлары тора-бара тәре тагарлар, ә менә казанлылар такмас.

      – Мин бу хакта боярлар белән киңәшләшеп карармын, атакай.

      – Киңәшләшеп кара, киңәшләшеп кара, государыня. Тик онытмасагыз иде: безнең кан дошманыбыз – казанлылар. Казан дәүләте – Мәскәү бугазына кадалган сөяк ул, государыня.

      – Мин сезне аңладым, китим инде, атакай.

      Митрополит Даниил бөек кенәгинәгә үбәргә йон баскан кул аркасын сузды, атакай кулыннан сарымсак исе килсә дә, Елена кулга иреннәре белән кагылгандай итте, ә үзенең исә күңеле болганып киткәндәй булды. Ул тиз генә борылды да ишеккә юнәлде.

      Баскычта аны сарайдан килгән дьяк каршы алды, кенәгинәнең иңенә җилән-кафтанын салды һәм, кулыннан тотып, җитәкләп диярлек, текә баскычтан алып төште.

      «Ә бит ул хаклы, – дип уйлады Елена Глинская, арбага утыргач. – Ә бит ул хаклы. Казаннан гаскәр килмәү аркасында без Псковны югалттык. Казанлылар килгән хәлдә полякларны Краковка кадәр куган булыр идек».

      Кенәгинәнең ни турында уйлавын белгән кебек, кырында утырган дьяк Ваарлам:

      – Күп кешенең башына җитте инде бу митрополит, государыня, сезне дә куркыткандыр әле. Озак чыкмый торгач, гелән курка калган идем. Казанны