Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
белән бәхәскә керергә туры киләчәк.
– Кирәк булса керермен дә, Ваня. Мин – бөек кенәгинә!
– Йә-йә, тынычлан, Еленушка, тынычлан. Бүген Рождество түгелме соң?! – дип, Иван Телепнёв Еленаны кулына күтәреп алды һәм ятак ягына алып керде. – Яңа елмы бүген, Еленушка, юкмы?!
Ошбу кешегә үлепләр гашыйк Елена аның муенына сарылды, ярсып үбәргә кереште. Овчина-Оболенский Телепнёв кенәз турында халык телендә төрле имеш-мимешләр сөйлиләр иде. Имеш, бөек кенәгинә балаларны әнә шул Овчинадан тапкан, имеш, Соломониянең бала тапмавына Василий III үзе гаепле булган, чөнки кемнән генә булмасын, монастырьга куылган ул хатын анда киткәч бала тапкан. Аннары Василий III яшь хатын белән өч ел торып та Елена балага узмый, шуннан соң яшь хатын чиркәү-монастырь саен гыйбадәт кылып йөри – Ходай Тәгаләдән бала бирүен сорый, ә аны нәкъ менә Иван Телепнёв озатып йөри. Ул гынамы, митрополит Даниил Иван Телепнёвны бөек кенәгинәне озатырга үзе җибәрә. Шул сәяхәттән соң ел үтәр-үтмәс, Елена Василий III гә углан таба. Әмма ВасилийIII дәшми, гәрчә үз баласы булмавын белсә дә, халык алдында мәсхәрәгә каласы килми, имеш. Бу хакта башта урам-базарларда гына сөйләп йөрсәләр дә, тора-бара имеш-мимешләр сарай әһелләренә дә килеп иреште. Иван Телепнёв моңа артык игътибар итмәде, кинәнде генә булса кирәк, ә менә олуг кенәз Василий III Еленага игътибарын киметте, нык кына читләште, тәүге яратуларының эзе дә калмады. Әмма ир вазифасын үтәүдән туктамады. Бу сүзләр теге вакытта ук Еленаның күңеленә авыр таш булып яткан иде, әле дә бу гайбәттән тулысынча арына алганы юктыр. Бу хакта ул сүз кузгатырга берничә тапкыр ымсынды, әмма көче-куәте вә кодрәте җитмәде. Иван Телепнёвны ул элек-электән үк үлепләр ярата иде, шул җитмәгәнме сөелгән хатынга?! Иң мөһиме, элекке кебек үк, ул аның белән бергә, бер ятакта, бер тән вә бер җан кебек яшиләр. Сөйгәне аны һәрчак мактады, гүзәллегенә сокланды, шашынып яратты, назлады. Күпме кирәк ир затына сусаган тол хатынга!
– Еленушка-голубушка, минем синең күзләрең буласым килә. Синең сының, синең мәрмәр кебек ак тәнең, мамык кебек гөмбәз күкрәкләрең мине шаштыра, иләсләндерә, әсәрләндерә. Синең чәчләреңнән җәйге болын чәчәкләре исе килә, тәнеңнән татлы бал ага. Шул исләргә, шул тәмгә мин илерәм, гайрәтем арта, чыдар әмәлем калмыйча сине назлыйм, сиңа сыенам һәм гүя күккә ашам. Синең бит алмаларың ай вә кояштыр, карашың тулы сихердер, толымнарыңа уралып мәрткә китәсе иде дә… Син, Еленушка, ятакта ут та, су да, татлы исерткеч тә. Белмим, син мине ничекләр кабул итәсеңдер, Еленушка, синең җаның, тәнең сусавын бассын өчен мин шушы мизгелдә шушында, синең ятагыңда мәңгегә калырга риза булыр идем.
Елена сөйгәненең татлы сүзләрендә сихри тәм тоя, аны үбә-сөя, назлый башлый, ә ул исә:
– Еленушка, ниләр белән түләсәм дә, синең бу назларыңның бәһасен кайтара алмамдыр.
– Кайтарма да, Ваня. Синең мине шулай сөюең, шашынып яратуың миңа бик җиткән. Миңа синнән башка берни дә кирәкми. Син минем беренче мәхәббәтем булдың һәм соңгысы да булырсың. Миңа хыянәт итсәң, Ходай Тәгалә сине ошбу дөньяда яшәтмәс, үз янына алыр. Синең көчле кулларың мине кочканда, мин гүя күккә ашам, пәйгамбәрләрнең үзләре белән сөйләшәм кебек. Христианнар якынлык кылуны гөнаһка