Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5
ятагың җыештыручы немкаңны – Варяны.
– Варя да хатын-кыз, Ваня. Аның да ире юк.
Елена урынына ятты, ахыр торды, өстенә халат элде, төренеп, ятак читенә утырды.
– Еленушка, син үпкәләдең, – диде Телепнёв, күтәрелә төшеп.
– Сафа Гәрәй хан бүген үк инде урыс сәүдәгәрләрен Казан тарафына җибәрми башлаган, ә Әстерхан сәүдәгәрләрен Мәкәрҗәгә җибәрми икән. Мәскәү купецлары зарлана башладылар. Сәүдә җебе өзелде, ни кыласыз, бөек кенәгинә, халык канәгатьсезлек белдерә, дип, митрополит та кереп китте.
– Син хаклы, Казан – Мәскәү тамагына утырган сөяк ул, Еленушка. Ләкин мин сиңа бүгеннән үк Казан белән бәхәскәкерергә кушмас идем, безгә бүген, теләсәк тә, теләмәсәк тә, Сафа Гәрәй ханны танырга туры килер, Еленушка. Сәүдәгәр халкын тыңласаң, башың югалтуың да бар. Ул халык элек-электән үк ирек даулады, тыюны, кимсетүне, тамга салуларны аңламады. Безгә вакытлыча булса да тамга салымын киметергә кирәк, шуннан Әстерхан сәүдәгәрләре бире таба килә башлар. Мәкәрҗәгә дә үтәрләр, Мәскәүгә дә. Борын заманда тамгачылар уннан бер өлеш кенә салым алганнар, хәзер узындылар, бермә-бер артык алалар. Тамга салымы да куркытты бугай сәүдәгәрләрне, Еленушка. Киметик без аны, иманым камил, сәүдәгәрләр Мәскәүгә үк җитә башлар.
– Бүген безгә бары тик бер Нугай морзасы Исмәгыйль килә, ул да мал-туар белән генә, халыкның зарлануын аңларга була.
– Тамгачыларның комсызлыгын авызлыкларга кирәк, Еленушка, тамгачыларның…
– Мин бу хакта синең авыздан беренче ишетәм, Ваня. Нигә соң аны элегрәк әйтмәдең?
– Син – бөек кенәгинә, Еленушка, син барысын да белеп, күреп торырга тиешсең.
Елена, халатын салып ташлап, ятакка сузылды, сөйгәненең кочагына иңде.
– Мин сине аңладым, Ваня. Мәскәү мең еллар сәүдәгәрләрдән уннан бер өлеш товар алып килә. Хәтерем ялгышмаса, моны беренче булып Василий кенәз боза. Һәм шуның белән бик нык ялгыша, сәүдәгәрләр Мәскәүне читләтеп үтә башлыйлар. Булдыра алсаң төзәт син ул хатаны, Ваня. Миңа исә, бөек кенәгинә буларак, тынычлык кирәк. Син – ир кеше, син аны тормышка да ашыр. Миннән фәрман алдың дип исәплә.
«Хуш, – дип уйлады кинәнә-кинәнә Иван Телепнёв. – Хуш, бусы да булды. Иң хәтәр дошманы Михаил Глинскийдан да ул шулай котылды. Ләкин тагын берәү бар әле – митрополит Даниил. Дөрес, аның да йорт баганалары какшый башлады, әмма рухи атакай моны күрмәмешкә сабыша, мәгәр күрсәтер әле күрмәгәнеңне сиңа Иван Телепнёв, рухи атакай, күрсәтер. Әлегә барысы да Телепа дигәнчә бара. Швеция, Польша, Ливония, Литва белән солых төзелде, каладыр Казан. Иң мөһиме Казандыр, ошбу дәүләт Мәскәүгә алтын күкәй салачак, ай саен, ел саен. Казанда барысы да җайда иде, Җангали хан бозып куйды. Хәзер барысы белән дә киңәшләшеп Сафа Гәрәй хан белән килешергә туры киләчәк. Чарасызлыктан, әйе. Тик бу адымны Дума боярлары аңлармы? Ул сакаллы сабыйларның күбесе җирдә тереклек итмиләр, һавада очалар кебек. Җир кирәк аларга, байлык, әсирләр… Василий кенәз дә ашыкты. Имеш, Казан – минем йорт. Шапырынуның да чиге-чамасы булырга тиештер шул. Әллә соң башта ике арада илчеләр