Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6
яңгыр атна буена ява да ява, – диде Харисов һәм Мидхәтнең сүрелә төшүен күреп уйлап куйды: «Дөреслек, хакыйкать өчен көрәшкәндә, дәлилләрең корычтай нык булырга тиеш шул. Ә син, күрәм, инде үз фикереңнән кайтырга да әзерсең».
– Әдһәм абый, шушы көннәрдә бригадирны партиягә аласыз дип ишеттем. Хакмы шул?
«Әнә каян суктырмакчы буласың, егет!» – дип уйлады Харисов һәм, урыныннан кузгалып, ишекле-түрле йөренергә кереште.
– Мин аңа бу хәлне болай гына калдырмаячакмын дидем, Әдһәм абый, сез дә белеп торыгыз. Бригадир буларак иң әүвәл моңа Бакиров гаепле. Председатель кушкан, имеш. Кем кемгә ни кушмас! Бәлкем, башы белән коега ташланырга кушар ул аңа. Ташланыр идеме?.. Партия сафына алу түгел, колхоздан куарга кирәк андыйларны!..
– Бригадир өстеннән дәгъваң бар икән, язма төстә язып бирә аласың. Җыелышта коммунистларга укып карарбыз.
– Бер бригадир гына гаепле түгел монда. Балык башыннан чери, дисциплина юк колхозда.
– Шулайрак шул. Кыш көне син, һичкем белән киңәшмичә, буй урман каеннарын кистердең, хәзер менә бригадирыбыз, председатель кушты дип, тәҗрибә участогына ашламасыз борчак чәчтергән. Дисциплина юграк икән шул колхозда.
Мидхәт партком секретареннан моны көтмәгән иде, ул киләсе җыелышны күз алдына китерергә тырышып карады һәм кинәт ачык, чын итеп тойды, хәтта үзенең шулай тоюына үзе үк шаккатты. Менә ул җыелышта чыгыш ясый, аны берсе дә якламый, һәм ул үз дигәненә ирешә алмый чыгып китә. Шул сурәтне күз алдына китерүгә, Мидхәтнең йөзендә ризасызлык шәүләсе чагылды, ул Харисовка күз кырые белән генә карап алды да:
– Мин җыелышка үз фикеремне килеп әйтәм. Мөмкин булырмы миңа җыелышка килергә? – дип сорады.
Ишекле-түрле йөрүче Харисов агроном каршына туктады, беркавым егеткә текәлеп карап торды.
– Мөмкин булыр. Комсомол оешмасының бюро члены… Нигә мөмкин булмасын, мөмкин. Тик башта уйла: дәлилләрең нигезле булсын. Без аны партия сафына алабыз. Кеше гомерендәбер тапкыр гына була торган хәл бу. Бригадирга каршы чыгыш ясыйсың икән, аның язмышы белән шаярырлык итмә. Зариф Бакиров тиз кабынучан, әмма начар бригадир димәс идем мин. Аның кебек урта белемле кешегә, бәлкем, кайбер нәрсәләрнеаңлавы кыенрактыр, егетнең тупасрак чаклары да булгалый. Ләкин өметле егет, үсәчәк җитәкче әле ул. Менә шуңа без аны үз сафыбызга алырга уйлаган идек. Институтка җибәрергә исәп үзен. Ә бу очракта ул, бригадир буларак, председатель әмерен генә үтәгән түгелме соң? Нигә, әйтик, үз башы белән уйлап, сортлы борчакны ашламасыз чәчәргә ярамаганлыкны аңламаган – бусы инде башка мәсьәлә, әйтик, аның аңына бәйле мәсьәлә. Тик ул ашлама әле булса кайтып җитмәде түгелме? Чәчүләр беткәнгә атна вакыт үтеп бара түгелме инде!
– Ашлама иртәгә кайтып җитәчәк, – диде агроном, торган саен турсая төшеп.
– Ниндидер хурлану тоясың кебек син, Мидхәт. Үзеңнең хаклыгыңа ышанасың икән, йөрәгең кушканча эшлә. Мин биредә менә нәрсә сизенәм: миңа калса, бу мәсьәләдә Талип та, син дә хаклы, әйтер идем, икегез дә. Берәвегез, иген игүне производство агымына салыйк, дип бара, икенчегез, ягъни