Мусагит Хабибуллин

Сайланма әсәрләр. Том 6. Чоңгыллар. Сулар үргә акса да… / Избранные произведения. Том 6


Скачать книгу

ияр каешларының ныклыгын тикшерде, ял астына кулын тыгып, хайванның тән җылысын тоеп торды. Нәрсәнедер күреп бетерә алмады ул. Кемдер аны алдады. Кем? Кайсысы? Киявеме, карт үземе, кызымы?

      Күңеленнән картның үлүенә ышанмый, Рәхим бай хәйләли, кая булса шылган, дип уйлый иде офицер, шуңа ул туп-туры иске өйгә юнәлде. Киявенең сүзләрендә хаклык булган икән, Рәхим бай, кулларын күкрәгенә куеп, үлек кыяфәтендә сәкедә ята иде. Офицер килде дә байның салкын кулын тотып карады: шик юк, карт чынлап та дөнья куйган иде. Ачуыннан ул яңак итен чәйнәде, тонык, нурсыз карашы белән өйгә күз йөртеп чыкты. Үзе иске өй булса да, пөхтәләп җыештырылган сәке, атлас юрганнар, мендәрләр, зур гына тәрәзәләр, гөлләр, киштә тулы китаплар һәм чаршау, шул чаршау артында пышык-пышык елаучы берәү. Офицер аның бай кызы икәнен бирегә килеп кергәч тә тойган, нәкъ менә күрмәсә дә тойган иде, роза чәчкәләре төшкән чаршау артында хәрәкәт күреп, соңгы минутта ул шунда атлады. Аның аяк тавышын ишетепме, Таҗылбанат мич янынарак елышты. Офицер хатынны күрде дә таң калды: җилкәсендәге ак шәле идәнгә шуып төшкән, чем-кара озын толымнары янбашларына кадәр җиткән, йөзен яшькелт яулык очы белән каплаган, шомырт кара күзләрендә гүя чаткылар уйный. Офицер җәһәт кыланды, хатынга үрелде, Таҗылбанат кыр кәҗәсе кебек, куркынып, мичкә сыенды. Күрде дә татар хатынын офицер өнсез-телсез калды. Чибәр, гүзәл иде хатын.

      Әллә нинди яман уйлар бораулап үтте офицерның зиһенен.

      – Ханым!

      Таҗылбанат ишеккә ташланды, әмма офицер аннан җитезрәк булып чыкты, хатынның чәч толымыннан эләктереп алды.

      – Ханым, тукта әле. Мин синең кайгың уртаклашам… Нигә бу кадәр чәбәләнәсең соң әле?

      – Җибәрегез, җибәр…

      Офицер Таҗылбанатның биленнән эләктереп алды да, хатын ике кулын тиң аның күкрәгенә терәсә дә, көч белән кочаклап китерде.

      – Йә, ир-зат күрмәгән сыман кыланма инде, ирең минем казаклар белән китте… Аннары мин сине үтерергә җыенмыйм, котың алынмасын…

      – Әтием, әткәй!..

      Таҗылбанат бәргәләнеп карады, әмма куллары артка каерылуга, офицерның һәммә хәрәкәтенә буйсынып, кисәк тынып калды, бары тик кан чәчрәп чыкканчы иреннәрен генә тешләде.

      Нәкъ шулчак бусагада Гайзулла пәйда булды. Офицер аны күрмәде. Гайзулла, күз ачып йомганчы, офицерның кылычын суырып алды.

      – Тор, хәшәрәт!

      Офицерның гәүдәсе ниндидер мизгелдә тынып калды, икенче мизгелдә ул тормакчы итте, әмма тураеп та өлгерә алмый, аркасына кылыч кадалуын тойды. Ул яман итеп акырып җибәрде.

      – Ой, стой! – дип өлгерде ул һәм, хәтта кем тарафыннан үтерелүен дә белмичә, йөзтүбән капланды. Аның гәүдәсен үтәли чыккан кылыч идәнгә кадалды, һәм офицер канатыннан бәйләнгән кош сыман талпынырга, үлем белән көрәшеп чәбәләнергә тотынды.

      Гайзулла кылычны суырып алды да бар көче белән офицерның башына чапты. Офицерның баш чирәбе утын пүләнедәй икегә ярылып китте, өй эченә сасы ис, авыр кан исе таралды. Гайзулла кылычны янә баш очына күтәрде, әмма шунда, инде офицерның гәүдәсен дә тапарга дип кизәнгәндә, хатынына күзе төште. Таҗылбанат читкәрәк күчсә дә, әле булса тора алмый, күзләрен ачарга да куркып,